Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова вафат


Фирдәвес Әхтәмова “Бибинур” фильмында Бибинур ролен башкара
Фирдәвес Әхтәмова “Бибинур” фильмында Бибинур ролен башкара

Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова вафат. Галиәскәр Камал театрындагы спектакльләрдән тыш, ул “Бибинур” фильмында да төште.


Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова 1939 елның 21 июлендә Татарстанның Лаеш районы Яушыйк авылында туа. Татар Википедиясе язуынча, 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Ул “Фаҗигале юлда” спектаклендә Рапиях, “Американ”да Мәйсәрә, “Назлы кияү”дә Зөһрә һәм башка күп кенә рольләрне башкара.

Моннан тыш, Фирдәвес Әхтәмова күптән түгел “Бибинур” фильмында да төште. Анда ул Бибинур карчык ролен башкарды. 2009 елны “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә Бибинур роленең 70 яшьлек юбилеена зур бүләк булуын әйтә.

“Бөтен нәрсә дә бит көтмәгәндә була. Беренчедән, бу фильмга эләгү зур бәхет. Бу рольне Аллаһы Тәгалә минем юлыма “газапланып эшлә, эшлә дә, шул акчага Хаҗ кылып кайт”, дип китереп куйды. Мин “Бибинур”да төшмәсәм, Хаҗга бара алмас идем. Фильмда уйнау минем тормышымда бик зур могҗиза. Мин моңа әле хәзер дә ышанып бетә алмыйм. Чөнки бик газапланым уйнадым, ә Хаҗга барып кайткач бөтенләй тынычланып калдым.

“Бибинур”ны чит кеше кебек карадым. Мондый бәхет артистка бик сирәк эләгә, бөтенләй тәтемәскә дә мөмкин. Менә мин 70 яшемдә Бибидән Бибинургача барып җиттем. Биби белән халык күңеленә кергән идем, бәлки, Бибинур белән халык күңеленә кереп калырмын, Аллаһы боерса”, дигән иде Фирдәвес Әхтәмова.

Соңгы сүз. 17 декабрь 2011 ел. Камал театры
XS
SM
MD
LG