Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда американ хәрбиләренең Коръән китапларын яндыруына каршылык чаралары дәвам итә


Әфганстанда Баграм базасында халыкара гаскәрләрнең дини китапларны яндыру гамәленә каршы протест чаралары икенче көн дәвам итә.

Кабулда урам җыенында меңнән артык кеше катнашты. Пикетчылар хөкүмәт биналары урнашкан шәһәр үзәгенә бәреп керергә тырышкан. Берничә кеше яраланган. Бүген АКШның Кабулдагы илчелеге ябык, аның хезмәткәрләренә урамга чыкмаска киңәш ителгән.

Урам җыеннары шулай ук илнең көнчыгышындагы Җәләлабад шәһәрендә һәм Баграм базасы янында узды.

Кичә АКШ саклану министры Леон Панетта һәм Әфганстандагы халыкара көчләр башлыгы генерал Джон Аллен Әфганстан президенты, хөкүмәте һәм халкы алдында бу хата өчен гафу үтенде һәм җирле әфганнарга аны төзәтергә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
XS
SM
MD
LG