Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазиядә республика башлыгы Александр Анквабка һөҗүм булды


Абхазия башлыгы Александр Анквабка булган һөҗүм нәтиҗәсендә аның бер тән сакчысы һәлак булды, икенчесе яраланды. Президент үзе исән-сау, дип хәбәр ителә.

Анкваб иртән Сухумга эшкә барганда ул утырган машинага Гудаут районында ут ачылган. Һөҗүм алдан яхшы оештырылган булган, дип фаразлана. Атыш башланыр алдыннан машина каршында фугас шартлаган.

Гудаут районында күпчелек абхазлар яши. Биредә Русия саклану министрлыгының зур хәрби базасы урнашкан.

Анквабка Абхазия җитәкчелегендә төрле вазифалар алып торганда элекке елларда да һөҗүмнәр булды, әмма аларның берсе дә тикшерелеп һөҗүм итүчеләр табылмады.

Александр Анкваб август аенда узган сайлау нәтиҗәсендә президент булды. Сайлау Абхазиянең элекке җитәкчесе Сергей Багапш вафаты сәбәпле оештырылган иде.
XS
SM
MD
LG