Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия җитәкчесе һөҗүмдә исән калды


Абхазия җитәкчесе Александр Анкваб
Абхазия җитәкчесе Александр Анкваб

Чәршәмбе иртән Александр Анкваб утырган машинага ут ачылды. Абхазиядә бу хәл дәүләтчелеккә һөҗүм буларак бәяләнә.

Чәршәмбе иртән Абхазиянең Гудаута шәһәреннән башкала Сухумга барган президент Александр Анкваб утырган машиналарга ут ачылып, аның бер тән сакчысы шунда ук һәлак була, икенчесе хастаханәгә барып җиткәч үлә.

Машиналар алдында башта мина шартлый, соңыннан ут ачыла. Әлегә бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә беркем дә алмады.

Март аенда Абхазиядә парламент сайлавы үтәчәк.

Милли иминлек шурасы секретаре Станислав Лакоба һөҗүмне “террор гамәле” дип атады һәм аны оештыручыларны эзләү дәвам итә, диде.

Президентның матбугат вәкиле Кристиан Бжания һөҗүмгә Грузия рәсмиләренең катнашу ихтималын кире какты.

Гудаута шәһәрендә хакимият бинасы каршында бүген 500ләп кеше җыелып һөҗүмгә ризасызлык белдерде һәм аны оештыручыларны табуны таләп итте.

Үзәк сайлау комиссиясе дә "сайлауларга әзерләнгән Абхазиядә мондый һөҗүм дәүләтчелеккә һөҗүм буларак бәяләнә", дип гаепле булганнарны табарга сорады.

Бу 59 яшьлек Анквабка инде алтынчы һөҗүм булды.

2005-2007 елларда Абхазия премьер-министры булганда аның машинасына ике мәртәбә ут ачылды. 2010 елның сентябрь аенда өенә граната һөҗүмендә Анкваб яраланды. Ул чакта ул вице-президент иде.

Узган елның августында Абхазиянең элекке җитәкчесе Сергей Багапш вафатыннан соң президент итеп сайланган Анкваб Грузиядән бер яклы бәйсезлек игълан иткән республикада коррупция һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш игълан иткән иде.

Абхазия бәйсезлеген Русия һәм тагын берничә ил генә таныды. Республика бюджетының 70% Русиядән килгән финанс ярдәмнән тора.

Абхазиядән киткән грузин качаклары җитәкчесе Тимур Мжавия, Азатлык радиосына, “коррупциягә каршы көрәше аркасында Абхазиянең кайбер төркемнәре Анквабны дошман урынына күрә”, дип белдерде.

Совет чорында Анкваб Грузиянең тәртип саклау көчләрендә хезмәт иткән, 28 яшендә Грузиянең эчке эшләр министры урынбасары итеп билгеләнгән. Советлар Берлеге таркалгач Анкваб Абхазия бәйсезлеге өчен көрәшүчеләр хәрәкәтенә кушылып 1990 елларда грузин-абхаз сугышында катнашкан.

Соңнан Мәскәүдә яшәгән. 2000 елда Абхазиягә күчеп сәяси эшчәнлеген башлаган.
XS
SM
MD
LG