Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан әфган халкын дини китаплары яндыруга ачу итеп НАТО көчләренә һөҗүмгә чакырды


НАТОның әфганстандагы хәрби көчләре үзенең ике гаскәриенең үтерелүен хәбәр итте.

Талибан дүшәмбе көнне Баграм хәрби һава базасында дини китапларның яндырылуына протест белдереп халыкара гаскәрләргә һөҗүмнәр оештырырга чакырып әфган халкына мөрәҗәгать иткәннән соң бүген иртән Әфганстанның көнчыгышындагы Лагман вилаятендә бер төркем АКШ хәрби базасына һөҗүм итте.

Бүген Кабул, Җәләлабад шәһәрләре һәм Логар вилаятендә меңләгән кеше катнашында урам җыены узды.

Баглан вилаятендә булган шундый ризасызлык чарасы вакытында җыелган халык полициягә һөҗүм итә башлагач бер кешене атып үтерелгән. Чәршәмбе көнне урам җыеннарында тугыз кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG