Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинны сайлату өчен шәһвәт тә ярап куя


"Путин армиясе" исемле кызлар төркеменнән бер рәсем
"Путин армиясе" исемле кызлар төркеменнән бер рәсем

Кремль үзенә кирәкле намзәтне сайлатыр өчен урам җыеннарына махсус поездлар белән Уралдан кешеләрне китерә, кызлар һәм егетләрнең яшьлеген һәм чибәрлеген "сатып" ала.

“Куркам”, ди кыз. “Беренче тапкыр яратып булсын иде инде ул”, дип күңелендәге шикләнүләрен табиб белән уртаклаша. Табиб аны аңлаган йөз белән “беренче тапкыр куркыта инде ул”, ди. Икесенең дә күзе “Time” журналының беренче битенә төшә. Анда Владимир Путин рәсеме. “Мәхәббәт ул – кешегә ышану дигән сүз”, ди табиб.

Сайлау алды видеосын Кремль яклы яшьләрнең “Наши” хәрәкәте әзерләгән.



Кызларның яшьлеген һәм сафлыгын Путин исеме белән “сату” очраклары сайлаулар якынлашкан саен ешрак күренә башлады. Бер елны бер төркем ярымшәрә кызлар Путинга туган көненә шоколад торты пешереп "бүләк итте". Икенче бер видеода кызлар сабын күбегенә батып Русиядә җитештерелгән машиналарны юды. Интернетта мондый “тузга язмаган” видеолар күп.

“Кызлар Путин яклы” исемле бу видеода яшь кыз Jack Daniels эчеп Путинның Конни исемле эте булырга хыяллана. Моның өчен ул үзенең битен дә эткә охшатып буйый. Тагын да күбрәк виски эчә, гитарада уйный һәм чишенә.



Әлеге видеолар белән Путинның сайлауалды кампаниясе менеджерлары “ирләр Путин кебек “кәттә”, хатын-кызлар Путин белән бергә булырга тели” дигәнне күрсәтергә тырыша кебек.

2007 елда узган парламент сайлавында 18-24 яшьлек кешеләрнең биштән бер өлеше генә катнашкан, дигән статистика мәгълүматлары бар. Яшьләрне яшьлек һәм секс җәлеп итә дигән карашка нигезләнеп булса кирәк, сайлаулар алдыннан тагын бер видео әзерләнде.



Бу видеолар Русия халкына ни дәрәҗәдә кызыктыр, әйтүе кыен. Күп очракта алар дәүләт телевидениесендә түгел, ә интернетта һәм чит илләргә тапшырулар алып баручы Russia Today телевидениесендә күрсәтелә.

Алар янында “Обама кызы” исемле видео бик тыйнак булып кала.
XS
SM
MD
LG