Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә депортациянең 68 еллыгын искә алдылар


Ингушетиядә ингуш һәм чеченнарның ватаннарыннан Казакъстан һәм Узәк Азиягә куылуының 68 еллыгын искә алуга багышланган чаралары узды.

Мәчетләрдә һәм зиратларда һәлак булганнарның рухына догалар кылынды. Назраньдә сәяси золым корбаннарына һәйкәл комплексы янында матәм җыены узды. Чечнядә депортация корбаннары 10 майда искә алына.

Депортация 1944 елның 23 февралендә башланып 9 мартта тәмамланды. Юлда һәм сөргендә дистәләгән мең кеше үлде. Аларның төгәл саны билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG