Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәер Шебада татар теле укытыла башлый


“Мирас” оешмасы әгъзалары Татарстан көнен бәйрәм итә
“Мирас” оешмасы әгъзалары Татарстан көнен бәйрәм итә

Израилнең Бәер Шеба шәһәрендә татар теле түгәрәге ачыла. Төрки халыкларының “Мирас” оешмасында татар җырларын һәм биюләрен дә өйрәтәчәкләр.

Бу атнада Израилнең Бәер Шеба шәһәрендә яшәүче татарлар җыелып татар теле түгәрәген оештыру турында килеште. Татарстаннан күченеп килүчеләргә ана телен үзе дә дистә елдан артык Чаллы шәһәреннән күчеп Израилгә килгән телләр белгече Рәзинә Капуста укытачак. Быел татар телен укыту өчен шәһәрдә аерым урын да булдырылган.

“Бәер Шеба татарлары әле оешып кына килә”, диде Азатлык радиосына Рәзинә ханым.

Шәһәрдә өч ел инде Сабантуе уза, Тель-Авивтагы урыс үзәгендә 30 августта Казан көне үткәрелә.

Төрле халыкларны туплаучы “Мирас” төрки иҗтимагый оешмадан тыш, Израилдә тагын “Татарстаннан чыгучылар” (“Выходцы из Татарстана”) һәм “Татарлар Израил өчен” дигән үзәкләр бар. “Татарстаннан чыгучы”ларга татарлар гына түгел, ә урыслар, яһүдләр һәм башка халыклар да керә.

“Яһүд теле Бәер Шебада чыгышы белән Татарстаннан, әниләре яки әтиләре яһүд булган балаларның ана теленә әйләнә бара”, ди Рәзинә ханым.

Шәһәрдә балаларга үз телләрен, җырларын һәм биюләрен белеп үссеннәр өчен барлык мөмкинлекләр бар.

“Арабызда тарих һәм сәнгать белгечләре, биюче һәм җырчылар бар. Мирасыбызны балаларга да калдырабыз”, дип сөйләде Рәзинә ханым.
XS
SM
MD
LG