Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Сүриянең җиде министрының сәяхәт итү мөмкинлеген чикли


Европа Берлеге Сүриянең сәламәтлек саклау, мәгариф, президент эшләре, элемтә һәм технология, сәнәгать, нефть һәм табигать чыганаклары, шулай ук транспорт министрына карата чикләүләр кертүе турында белдерде. Сәяхәт итү һәм банк хисапларын туңдыру кебек чикләүләрне кабул итү өчен Европа тышкы эшләр министрлары дүшәмбе көнне тавыш бирәчәк.

Шулай ук Европа Берлеге Сүриянең үзәк банкы, сәүдә белән бәйле очышларны, алтын, алмаз һәм кыйбатлы метал сәүдәсен чикләргә җыенуын белдерде.

Бу хакта бүген Туниста үзләрен “Сүрия дуслары” дип таныткан җыенда игълан ителде. Очрашуда 60лап көнбатыш дәүләте һәм гарәб илләре вәкилләре катнашты.

Русия һәм Кытай Сүрия режимы кешеләренең чакырылмавына ризасызлык йөзеннән җыенда катнашмады. Мәскәү һәм Пекин шулай ук БМО Иминлек Шурасының Сүрия турындагы резолюциясенә каршы чыккан иде.

Бүген Туниста барган очрашуда Сүриядәге кораллы низаг өч яктан карала, диде АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон.

“Халыкка һуманитар ярдәм, Әссад режимына басымны арттыру һәм Сүриядә хакимиятне демократик көчләргә тапшыру фронтларында эш бара”, диде Клинтон.

Тунис очрашуында катнашучылар Әссад режимына каршы көрәшүчеләргә корал белән ярдәм итү ихтималын кире какты.

Бүген Сүриянең Һомс шәһәренең утка тотылуының 21нче көне. Активистлар шәһәрдә йөзләгән кеше һәлак булды, дип белдерә. Сүрия хөкүмәте илдә халыкара мәгълүмат чараларын тыйды. Көч куллануда һәлак булганнарның санын тикшерү мөмкин түгел.
XS
SM
MD
LG