Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда уенчыклар гадел сайлау таләп итте


Уенчыклар пикетыннан күренеш
Уенчыклар пикетыннан күренеш

26 февраль якшәмбе көнне Казанда уенчыклар катнашында нанопикет узды. "Уенчыклар да гадел сайлауларны яклый" исемле чараны Казанның ватандашлар берлеге һәм "Җәмәгать активистлары" оешмалары оештырды.


Оештыручылар һәм аны күрүчеләр сүзләренә караганда, гадел сайлауга чакырган шигарләр тоткан уенчыклар саны 30лап булган. Полиция исә анда биш уенчык катнашкан, дип хәбәр итте. Нано-җыен ике сәгатьтән артык дәвам иткән һәм тыныч кына тәмамланды.

"Уенчыклар да гадел сайлауларны яклый" исемле чараны Казанның ватандашлар берлеге һәм "Җәмәгать активистлары" оешмалары оештырды.

Беренче шундый "наномитинг" 7 гыйнварда Барнаулда узган иде. Җирле активистлар Алтай драма театры каршында карга киндер-сюрприз, Лего һәм башка уенчыкларга гадел сайлауга чакырып шигарләр элгән иде.

Барнаулдан кала мондый чаралар соңгы айларда Омски, Томски, Иркутски, Улан-Удэ һәм Петербурда узды.

XS
SM
MD
LG