Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарның “Яктылык” мәктәбендә чын көрәшчеләр тәрбияләнә


“Яктылык”та татар көрәше көне
“Яктылык”та татар көрәше көне

Узган шимбә көнне Самарның “Яктылык” мәктәбендә татар көрәше көне уздырылды. Уку бинасының спорт залында көрәшче малайлар күп иде.

Соңгы елларда Самар Нәүрүзләрендә, Сабан туйларында бик еш батырлар исемлегендә чит милләт вәкилләренең исем фамилияләре күренә башлады. Эшбатырларыбызның зур-зур бүләкләре милләт егетләренә эләкми.

Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиуллов “Яктылык” мәктәбендә ике тренер булдырырга дигән карар кабул итте. Һәм булдырды да. Хәзер барлык сыйныф малайлары да көрәш секциясенә йөри.

Татар көрәше ирлек матурлыгы булса, беренче сыйныфтагы малай-шалайның көрәшүләрен карап тору – үзе бер хозурлык. Көрәш келәменә йөгереп чыгып әтәчләрчә бер-берсенә ташлануларын күрергә кирәк! Нарасый күзендәге ут чаткысы, хәрәкәтләрдәге яшен тизлеге, йөзләрдәге җиңү дәрте бер ноктага тупланган энергетика төере.

Мәктәп мөдиренең тәрбия буенча урынбасары Радик Газизов әйтүенчә, Русиянең атказанган спорт мастерлары Рәшид Утешев һәм Руслан Йосыпов теләк белдергән һәр малайны көрәшкә өйрәтә. Мәктәпнең максаты – һәр малайдан ир-егет үстерү. Радик әфәнде белән түбәндәге сөйләшү дә булып алды.

– Тәрбия ниндирәк юнәлешләрдә бара?

– Беренчедән, мәҗбүр итү юк. Ә юнәлешләрне сайлап алу мөмкинлеге зур. Шашка, шахмат, бию, җыр, көрәш, гер күтәрү һәм башка секцияләр бар. Шулай да малайлар көрәшне якынрак күрә. Көрәшкән егетләр максатларына ирешүчән була. Гаилә чын ирләргә мохтаҗ.

– Тәртип ягы ничек соң, әтәчләнеп китеп бер-берсен дөмбәсләп алмыйлармы?

– Малайлар малайлар инде. Үскәндә кем сугышмый? Зур тайпылулар юк.

– Камил тәрбия динебез белән бергә уралып барганда гына уңыш китерә. Гаиләләрдә динилек ни биеклектә?

– Гаиләләр өчен җавап тоту читен хезмәт. Эчке кухняга тыгылмыйбыз. Намаз укучы балаларның саны күзгә күренеп үсү ягында. Соңгыларының тәртибенә сүз тидерерлек түгел.

– Батыр булып калучылар борыннарын күтәреп йөрмиләрме?

– Җиңүчеләр үзләренә бер горурлык кичерсәләр, җиңелүчеләр көрәштән тәм таба беләләр. Өч сәгать буе барган бәйгедә бер генә җиңелүче дә еламады. Батыр калган бер малайның күзләреннән яшьләр акты. Димәк, шатлыгы эченә сыймый.

Озак көттерми нәтиҗәләре дә күренә башлады. Бер укучыбыз Нәүрүздә батыр булып калды.

– Зур мәктәп зур чыгымнар таләп итә. Ярдәмчеләр бармы соң?

– Аллага шөкер, рәхмәт татар эшбатырларына.
XS
SM
MD
LG