Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахалин үзешчәннәре Ерак Көнчыгыш татарларын сөендерде


“Дуслык” төркеме
“Дуслык” төркеме

Көньяк Сахалинның “Дуслык” төркеме шимбә көнне зур концерт белән Хабаровски шәһәрендә булып китте. Тамаша хөкемдарлык академия бинасы залында үтте. Тамашачы өчен концерт түләүсез булды. Ике йөзгә якын тамашачы арасында татар һәм башкорт кына түгел, башка милләт вәкилләре дә бар иде.


Концертка тамашачылар Амурдагы Комсомольски һәм Яһүд өлкәсе башкаласы Биробидҗан шәһәреннән дә килде. Амурдагы Комсомольски тамашачыларын Хабаровскига бушлай махсус зур автобус китерде. Алар шул ук көнне төнлә өйләренә әйләнеп тә кайтты. Автобусны Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчеләре Рөстәм Абдуллин һәм Рөстәм Сөләймановлар үтенече белән шәһәр хакимияте бирде.

Хабаровски кунаклары башлап мәчеткә юл тотты. Монда алар мәдрәсәдә булды, шәкертләр тормышы белән танышты. Чәй эчеп, бераз хәл җыйганнан соң кунаклар Хәмзә хәзрәт белән очрашты. Ул мөселманнарны Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә ислам динен сакларга, бигрәк тә яшь буын дини йолалар, гореф-гадәтләрне белеп үссен, үз диненнән читләшмәсен өчен тырышырга чакырды. Бик теләп кунаклар сорауларына җавап бирде. Соңрак Хәмзә хәзрәт Коръән сүрәләре укыды.
“Дуслык” төркеме концертны башлый
“Дуслык” төркеме концертны башлый

Билгеле, Ерак Көнчыгышта мәчетләр бик аз. Шул сәбәпле, бу көнне күпләр гомумән беренче кат мәчеткә аяк басты. Үткән очрашу барлык Хабаровски кунаклары күңелендә җуелмас эз калдырды. Мәчеттән халык туры концерт үтәсе бинага юнәлде.

“Дуслык” төркемен Сахалинда яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Коллектив соңгы 6 елда утрауның авыл һәм шәһәрләрен концерт програмы белән берничә кат әйләнеп чыкты. Ә күрше Хабаровски краена килергә аларга Сахалин өлкәсе хөкүмәте акчалата ярдәм иткән. “Дуслык” төркеме әгъзалары Сахалин өлкәсе хөкүмәтенә, шәхсән өлкә мәдәният министры Ирина Гонюковага зур рәхмәтләрен белдерде.
Мәчеттә
Мәчеттә

Концертны Хабаровскидагы татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сәрвәрдин Туктаров ачып җибәрде. “Сахалиннар җыр-биюдә безне күпкә узып киткән. Без дә алардан калышмаска тырышырбыз әле. Край губернаторы Вячеслав Шпорт тиздән “Дуслык йорты” ачарга вәгъдә итә. Димәк, безнең дә бергә җыелыр урыныбыз булачак. Шулай ук, губернатор безне Татарстанга тәҗрибә уртаклашырга җибәрергә җыена. Соңгы вакытта безгә җитәкчеләр бар яклап ярдәм итеп тора. Тиздән сайлаулар үтәчәк, анда актив катнашыгыз”, диде ул.
"Каз өмәсе" уены
"Каз өмәсе" уены

Сахалиннар үз програмнарын “Бәхет һәм шатлык сезгә!” дип атаган. Чыннан да, алар шатлык һәм күңел күтәренкелеге бүләк итте. “Дуслык” төркеме үзенчәлекле программа белән чыгыш ясап, тамашачыларны чын-чынлап гаҗәпләндерде дә, шатландырды да. Хәмдия Исәнгулова, Вәсилә Хуҗина, Хәлим Сәмирханов, Тәлгат Ганиев, Флариса Йосыпова, Галия Гыйниятова, Мәдинә Шәрәфуллина, Нәзимә Рангулованың һәр чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына күмелеп, җылы кабул ителде. Үзешчәннәрнең татар, рус телләрендә башкарган җырлары, бию һәм гармунда уйнаулары күңелләрдә бик матур тәэсирләр калдырды.

Хәлим Сәмирханов, Хәмдия Исәнгулова һәм Тәлгат Ганиев
Хәлим Сәмирханов, Хәмдия Исәнгулова һәм Тәлгат Ганиев
“Дуслык” иҗат төркеме авылның йола-бәйрәмнәрен, милли гадәтләрен дә җанландыра.Үзешчән артистлар борынгыдан килгән “Каз өмәсе” күренешен сәхнәләштергән. “Каз өмәсе” – ул аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү дә булган. Өмә шаян сүз, җыр, уен-көлке белән аралашып барган. “Дуслык” коллективы бу йоланы җиренә җиткереп башкарды. Татарларның рухы, матурлыгы чагылган әлеге бәйрәмне тамашачылар бигрәк тә ошатты. “Сәхнәдә чын авыл тормышын күрдек. Сахалиннар безне рәхәтләнеп ял иттерде”, ди алар.

Хәмдия Исәнгулова, Флариса Йосыпова һәм Мәдинә Шәрәфуллина
Хәмдия Исәнгулова, Флариса Йосыпова һәм Мәдинә Шәрәфуллина
Концерт ахырына җиткәч тә, үзешчән артистларны озаклап сәхнәдән җибәрми торды тамашачы. Көндезге дүрттә башланган концерт кичке сәгать җидедә генә тәмамланды. Концерт тәмамланганнан соң Сәрвәрдин Туктаров сәхнәгә күтәрелеп, үзешчән артистларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Концерттан соң барысы бергә арыганчы татарча биеде.
Вәсилә Хуҗина башкорт биюен башкара
Вәсилә Хуҗина башкорт биюен башкара
XS
SM
MD
LG