Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Беренче канал»: Путинга һөҗүм әзерләнгән


Русия телевидениесының беренче каналы Русия һәм Украина махсус хезмәтләренең премьер-министр, президентлыкка намзәт Владимир Путинга һөҗүм планнарын булдырмый калуын хәбәр итте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Одессада халыкара эзләүдә булган бер төркем кешеләр тоткарланган. Аларның биргән аңлатмаларыннан президент сайлаудан соң Путинга һөҗүм оештырырга җыенулары ачыкланган.

Тоткарланган Русия һәм Украина ватандашлары Илья Пьянзин һәм Адам Осмаев, шулай ук тоткарлау вакытында үлгән Руслан Мадаев Төньяк Кавказдагы сугышчылар җитәкчесе Доку Умаровтан йөкләмәләр алган.

Путинның матбугат үзәге вәкиле Дмитрий Песков «Интерфакс» белән сөйләшүдә бу мәгълүматны хупламады да, шул ук вакытта аңлатмалар бирүдән дә баш тартты.
XS
SM
MD
LG