Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Фәтех 1453”: Төркия тарих аша киләчәген билгели


Төрекләрнең 1453 елда Бизантин башкаласы Константинопольне яулап алу тарихын сурәтләгән “Фәтех 1453” фильмының экранга чыгуы Tөркиядә генә түгел, Европа һәм христиан дөньясында да зур чагылыш тапты.

Константинопольнең госманлылар тарафыннан яулап алынуына инде 500 ел булса да, бу вакыйга кино аша кабат халыкны күпләп үзенә җәлеп итте. Беренче көндә үк кинотеатрларда билет сатуда фильм рекорд куйды. "Фәтех 1453" (Фәтех - гарәпчәдә берәр шәһәрне яки дәүләтне яулап алу) фильмын дүрт көндә бер ярым миллион кеше караган.

Төрле дәүләт фондлары иганәсе белән 17 миллион долларга төшкән фильм, Төркиядәге хәзергәчә төшерелгән тарихи фильмнар арасында иң кыйбат һәм сыйфатлы әсәрләр исемлегенә керде. Зур сугыш сәхнәләре, бизәлеш һәм эффектлар белән кино Һолливуд фильмнарыннан калышмый.



Ләкин эш сыйфатта гына түгел. Фильм илдә элек бик популяр булмаган Госманлы тарихына игътибар уятырлык итеп төшерелгән. Бу ике катламны: тарих һәм кино яратучыларны үзенә тарта.

Фильмның режиссеры Фарук Аксой Константинопольне яулап алу мизгелләрен һәм аның нәтиҗәсе тарихта бик мөһим булуын искә төшерә. Аксой: "Дөнья тарихын үзгәрткән бер вакыйга бу. Шул исәптән ул бары тик төрекләр өчен генә түгел, шул ук вакытта дөнья тарихы өчен дә кызыклы вакыйга дип әйтер идем", ди. Чит илләрдә дә бу фильмга карата кызыксынуның югары булуы режиссер фикеренчә, вакыйганың тиешле дәрәҗәдә чагылдырылуын күрсәтә.

Мәгълүм булганча, 1453 елның 29 маенда Көнчыгыш Рим Империясе башкаласы Константинополь Фатих Солтан Мәхмәт җитәкчелегендәге Госманлы гаскәре тарафыннан яулап алына. Нәтиҗәдә 1058 еллык Көнчыгыш Рим патшалыгы таркала, дөнья тарихында урта гасырлар тәмамланып, яңа чор башлана.

Христиан оешмалар бойкот белдерде

Кинодан бер сүрәт
Кинодан бер сүрәт
Виа Долороса исемле Алман христиан оешмасы христиан җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгатендә Константинопольнең мөселманнар тарафыннан яулап алынуын тасвирлаган фильмны карамаска чакырды. Әлеге оешма тырышлыгы белән фильмда башка диннәргә һәм кеше хокукларына тиешле ихтирам күрсәтелмәү сылтавы белән 16дан кече яшьтәгеләргә карау тыелды. Шуңа да карамастан, Германиядә беренче өч көндә фильмны 104 мең кеше караган.

Фильм шулай ук тарихта Константинопольнең алынуыннан соң үзен Бизантинның төп варисы дип игълан иткән Грециядә дә зур каршылыклар тудырды.

Чит ил матбугаты кинога битараф кала алмады

Фильмда сугыш күренешләре бар яклап яктыртыла. Константинопольне яулап алган Фатих Солтан Мәхмәтнең каһарманлыгына басым ясалган фильмның халык арасында зур кызыксыну уятуын Франциянең «Le Figaro” газеты үзенчә бәяләде: "Бу - Төркияне соңгы елларда үз тәэсиренә алган "неогосманлы" адымнарының бер чагылышы".

Госманлы чоры идеологиясе җанланамы?

Мостафа Кәмал Ататөрек 1923 елда төзегән Төркия җөмһүриятендә соңгы елларда Госманлы империясен яклаучы дәлилләр популярлаша бара. Күзәтүчеләр Госманлы чорына багышланган “Искиткеч йөз ел” кебек сериаллар һәм зур акчалар кызганмыйча төшерелгән «Фәтех 1453» фильмы моның бер күрсәткече дигән фикердә.

Дөрес, "Фәтех" ягъни Константинопольнең алынуына, Госманлы дәвере тарихына җөмһүрият елларында кызыксыну аз булды. Тик соңгы арада халык арасында Госманлы белән кызыксыну артуы күзәтелә. Бу, әлбәттә, тышкы сәясәттә дә үзен сиздерә башлады.

Госманлы тарихына карата төрекләр арасында кызыксынуның артуы "исламчы тамырлы" АК партиянең соңгы дистә ел дәвамында хакимият башында булуы белән аңлатыла. Халык элек Госманлы тарихына битараф булса, хәзер кайбер катламнар бу тарихның заманында ныклап өйрәтелмәвенә үкенә.

Төркия дөньядa үз урынын эзли

Демократик кыйммәтләрне үз иткән җөмһүрият дәвере, Европага йөз тотуы һәм икътисади уңышлары белән Төркия кабат дөнья сәхнәсендә үз урынын эзли. Хәзерге хакимият исә моны Госманлының алтын чорын искә төшерү аша башкара дигән фаразлар бар.

"HaberTürk" сәхифәсе журналисты фикеренчә, якын тарихта булган хаталарны онытып, Госманлы империясенең бары тик күркәм елларына гына игътибар бирелә. "Хәзерге хакимият халыкны, Госманлының ХV- ХVI гасырлардагы кебек үк күркәм дәверләрен әзерлибез дип ышандырырга тели, бу тышкы сәясәттә дә сизелә", ди Соли Өзәл.

Бу тырышлыклар шулай ук тора-бара популяр мәдәнияткә әйләнә. Хәзерге хакимиятнең Гарәп язы кичергән илләргә тәэсир итү өчен "яңа Госманлы" адымнарын куллануы да сер түгел.

Госманлы - гарәпләр белән уртак кыйммәтләр

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның Каһирәдә Гарәп лигасы алдында ясаган чыгышында, "Безнең уртак тарихыбыз бар. Заманында безне уртак кыйммәтләр берләштерде һәм без туганнар" дип, Госманлы дәүләтенә сылтап гарәпләр белән уртак тел табарга тырышуы да бу карашны раслаучы дәлил буларак күрсәтелә.

Шулай итеп, Төркия көчле базар икътисады һәм тышкы сәясәте белән бергә соңгы елларда киносериаллар аша тарихтагы уртак кыйммәтләрне дә кулланып төбәктәге тәэсирен ныгытуны дәвам итә.
XS
SM
MD
LG