Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга һөҗүм әзерләнүенә шикләр арта бара


Украинаның СБУ иминлек хезмәте тоткарлаган Адам Осмаев
Украинаның СБУ иминлек хезмәте тоткарлаган Адам Осмаев

Русия премьер-министры Владимир Путинга һөҗүм әзерләнүен фаш итү турында хәбәргә күп тә үтмәде андый һөҗүм әзерләнүгә шикләрне арттыручы яңадан-яңа мәгълүматлар ачыла башлады.

Президент сайлауга алты көн калып барганда дүшәмбе көнне Беренче канал Украинаның Одесса шәһәрендә төп намзәт Владимир Путинга һөҗүм әзерләүчеләрнең тотылуын хәбәр иткән иде.

Украин дәүләт иминлек хезмәте СБУ сүзчесе әйтүенчә, һөҗүм әзерләүдә гаепләнүче ике кеше шәһәр үзәгендәге бер фатирда ялгыш бомба шартлаудан соң кулга алынган. Шартлау нәтиҗәсендә һөҗүм әзерләүчеләрнең берсе һәлак булган.

Одесса журналисты Александр Галяс ул кешеләрнең һөҗүм әзерләү өчен шәһәрнең тарихи үзәгендә, шәһәр милиция идарәсеннән биш адымда гына урнашкан фатирны сайлавы бер дә дөреслеккә охшамый ди.

“Одессаның борынгы ишек аллары капкалар белән ябыла торган урыннар. Анда яшәүчеләр бер-берен һәм күршеләренең ни белән шөгыльләнүен яхшы белеп тора. Андый ишегалды булган фатирда кеше игътибарын җәлеп итми генә яшәү мөмкин түгел. Шуңа күрә барлык бу хәлләрнең ни өчен Одессада, шәһәрнең иң үзәгендә, борынгы ишегалларында булуы сорау уята”, ди Галяс.

Өстәвенә һөҗүм әзеләүне фаш итәргә ярдәм иткән гыйнвар аендагы ул шартлау турында рәсми аңлатма инде ике мәртәбә үзгәртелде.

Башта Украина киңкүләм мәгълүмат чараларына һөҗүм әзерләүчеләрнең Одессадагы бер күренекле эшмәкәрне үтерергә җыенуы турына хәбәр чыгарылган иде. Соңрак аларның компьютерында Одессадагы халык җыела торган төрле урыннарның сүрәтләре табылуы һәм моның халык тупланган урыннарда террор һөҗүме әзерләүгә ишарә булуы хәбәр ителде.

“Башта һөҗүмнең бер олигархка, аннан соң җәмәгатьчелек урыннарына әзерләнүе әйтелде. Хәзер инде ахыр чиктә алар Одессада һөҗүм әзерләнмәгәнлеген, аның Мәскәүдә булырга тиешлеген әйтәләр. Бик тә сәер бу”, ди Александр Галяс.

Адам Осмаев
Адам Осмаев
Төп һөҗүм әзерләүченең кем булуын ачыклау шикләрне тагын да арттыра. Беренче каналга чыгарылган видеода, милләте белән чечен Адам Осмаевның чечен сугышчылары җитәкчесе Доку Умаров кушуы белән Путинга һөҗүм әзерләвен тануы күрсәтелде.

Әмма соңрак Осмаевның Мәскәүдән билгеләнгән Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка бик тә якын һәм һәркемгә мәгълүм номенклатурщиклар гаиләсеннән булуы ачыкланды.

Осмаевның абзые Амин Осмаев хәтта 1990 еллар ахырында Федерация Шурасы депутаты да булган. Амин Осмаев Адам Осмаевның чечен сугышчылары белән бәйләнештә булу мөмкинлеген кире кага.

“Коммерсант” газеты хәбәрчесе Муса Мурадов Амин Осмаев белән бу турыда сөйләшкәннән соң: “Ул Осмаевлар Русия хакимиятләренә һәрвакыт тугрылыклы булганлыгын, аларның күбесенең югары вазифаларда эшләгәнлеген, кайберләренең әле дә мөһим вазифалар биләвен әйтте. Осмаевлар гаиләсе Чечнядә шактый танылган. Адамга килгәндә, аның абзые әйтүенчә, ул йә саксызлык, йә ялгышлык белән берәр җинаятьчел төркемгә кушылган булырга мөмкин. Хәзер аның гаиләсе чынлыкта ни булганлыгын ачыкларга маташа һәм шуңа күрә бу турыда сөйләргә теләми”, диде.

Интернеттагы фикер алышуларда күп кенә блоггерлар төп дәүләт каналының Путинга һөҗүм әзерләнгәнлеге турындагы бу хәбәрен беренче көннән үк сайлау алдыннан оештырылган PR чарасы буларак бәяләде. Путин исә журналистларга моның сайлау алды хәйләкәрлеге генә булуын кире кагып, бу бит беренче очрак кына түгел, андый нәрсәләр 1999 елдан бирле килә диде. Ул шулай ук һөҗүм әзерләүчеләрдән курыкмавын әйтте.

XS
SM
MD
LG