Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга һөҗүм әзерләүчеләрнең тотылуы хәбәр ителә


Илья Пьянзин
Илья Пьянзин

Русия президентын сайлауга бер атнадан кимрәк вакыт калып барганда дәүләт телевидениесе халык арасында абруе кимегән төп намзәт Владимир Путинга әзерләнгән һөҗүмнең фаш ителүен белдерде.

Русия һәм Украина иминлек хезмәтләре премьер-министр Владимир Путинга һөҗүм әзерләүчеләрне тотуларын белдерде. Дәүләт контролендәге Беренче канал хәбәр итүенчә, Путинны сайлау үткәч үтерергә җыенганнар.

Телевидение хәтта чечен сугышчылары җитәкчесе Доку Умаров кушуы белән әлеге һөҗүмне әзерләүчеләр дип атап, ике кешенең сурәтен дә күрсәтте.

Интерфакс хәбәр агентлыгы, исеме аталмаган бер рәсми сүзләренә таянып Украина иминлек хезмәтләренең ул ике кешене Одесса шәһәрендә гыйнвар аендагы шартлауга бәйле рәвештә тоткарлаганлыгын хәбәр итә. Һөҗүм әзерләнүе алардан сорау алганнан соң фаш ителгән. Гыйнвар аенда Одессадагы бер фатирда ялгыш бомба шартлаудан бер кеше һәлак булган иде.

Беренче канал күрсәткән видеодагыларның берсе чыгышы белән Казакъстаннан булган Илья Пьянзин диелә.

28 яшьлек Пьянзин Украинага Гарәп Әмирлекләреннән килгән булган. Аның белән бергә килгән Русия чечены Руслан Мадаев гыйнвар аендагы бомба шартлаудан һәлак булган.

Адам Осмаев
Адам Осмаев
Аларның икесенә дә Одессага килгәч, Адам Осмаев белән элемтәгә кереп бомба ясарга өйрәнергә һәм Путинга һөҗүмне әзерләргә кушылган диелә.

«Алар безгә башта Одессага барып бомба ясарга өйрәнергә кушты. Аннан соң Мәскәүдә экономик корылмаларда диверсияләр ясарга һәм Путинга һөҗүм ясарга әйттеләр», ди Пьянзин.

2007 елдан бирле халыкара эзләүдә булган Адам Осмаевны да Украин иминлек көчләре тоткан.

Украина махсус көчләре әзерләгән бу видеода Осмаев белән Пьянзин әйтмәсә дә, Беренче канал аларның бу һөҗүмне чечен сугышчылары җитәкчесе Доку Умаров кушуы белән әзерләгәнлеген әйтә.

Умаров былтыр Мәскәүнең Домодедово һава аланындагы һәм 2010 елда Мәскәү метросындагы шартлаулар өчен җаваплылыкны үз өстенә алган иде. Ике шартлауда да дистәләрчә кеше һәлак булды.

Февраль башында ул тыныч халыкка террор һөҗүмнәрен туктатуын бары тик хәрбиләргә һәм рәсмиләргә генә һөҗүм итәчәген әйтеп видео чыгарган иде.

Беренче канал әйтүенчә, Путинга һөҗүм танкка каршы мина белән әзерләнгән. Исеме аталмаган бер ФСБ офицеры әйтүенчә, Осмаевның компьютерында Путин утырган һәм аны озата баручы машиналар төрле яклап төшерелгән видеоязмалар да табылган.

Русия дәүләт думасы Иминлек комитетының элекке башлыгы, «Бердәм Русия» фиркасе әгъзасы Николай Ковалев бу һөҗүм омтылышын Сазлык мәйданында гадел сайлаулар һәм демократия таләп итүче оппозиция митинглары белән бәйләргә тырыша. Ковалев ИТАР-ТАСС агентлыгына «Киңкүләм протест чаралары, Болотная мәйданына чыгу белән Умаров килешә, ә русияләрнең тотрыклылыкны сайлавы белән килешми, шуңа күрә террор һөҗүмнәре белән җавап бирергә маташалар», дигән сүзләрен китерә.

Русиядәге кайбер оппозицион сәясәтчеләр сайлау алдыннан гына чыгарылган Путинга һөҗүм әзерләнүе турындагы хәбәргә бик ышанмый. «Солидарность» хәрәкәтенең федераль сәяси шура әгъзасы үзенең «Facebook”тагы сәхифәсендә: “Дүрт ел элек сайлау алдыннан Путинга һөҗүмнең инде фаш ителгәнлеген исәпкә алып, бу турыда хәтта язып та тормыйм”, дигән.

LiveJournal.ruның бер әгъзасы: "Илнең төп карагы өчен яхшы PR гамәле. Хәзер барлык әбиләр җавап бирәчәк. Алар корбаннарны ярата", дип язган.

Кайбер аналитиклар, бу һөҗүм фаш ителү турындагы хәбәр игътибарны Путинга каршы урам җыеннарының арта баруыннан читкә юнәлтү максаты белән әзерләнгән булырга мөмкин, ди.
XS
SM
MD
LG