Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Надежда Кеворкова террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде


Надежда Кеворкова
Надежда Кеворкова

7 май көнне мәхкәмә 64 яшьлек Кеворкованы "террорчылыкны аклау" эше нигезендә тикшерү изоляторына җибәргән иде. 

Росфинмониторинг оешмасы журналист Надежда Кеворкованы "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә керткән. Бу хакта ТАСС җиткерә. Оешма шулай ук аның хисапларын да томалаган.

7 май көнне мәхкәмә 64 яшьлек Кеворкованы "террорчылыкны аклау" эше нигезендә тикшерү изоляторына җибәргән иде.

Кеворкованы телеграм-каналында чыгарган ике посты өчен эзәрлеклиләр. Тикшерү фаразынча, аларның берсендә ул "Талибан" хәрәкәте эшчәнлеген аклый. Икенче постында үзенең якын дусты, журналист Орхан Җамалның 2005 елда Нальчиктагы һөҗүм турында язган текстын чыгарган.

Росфинмониторинг исемлегенә террорчылык яки экстремизм турындагы маддәләр нигезендә җинаять эше ачылган кешеләрне гел кертеп торалар. Хәзерге вакытта анда 15 меңләп кеше исәпләнә, шуларның 700ләбе бу елның гыйнвар аеннан башлап өстәлгән.

Бу исемлектә теракт әзерләүдә гаепләнүчеләрне дә, гаскәрне "кимсетү" маддәсе белән эзәрлекләнүчеләрне дә табарга мөмкин.

Аерым алганда бу исемлектә Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсынов та бар. Аны анда быел 16 гыйнварда керткәннәр иде.

Ә 2023 ел февралендә Росфинмониторинг "Башкорт" оешмасының элеккеге лидерларының берсе, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.

  • 28 мартта Росфинмониторингның террорчылар һәм экстремистлар исемлеге "Крокус Сити Холл"да теракт ясауда шикләнелүче дүрт кешенең исеме белән тулыланды.
  • Исемлектә язучы Борис Акунин, шахмат дөнья чемпионы Гарри Каспаров, актер Артур Смольянинов кебек кешеләр дә бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG