Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгының кадрлар баш идарәсе җитәкчесе, генерал Кузнецов тоткарланган


Ул җинаять эшендә шикләнелә. Кузнецовның эш урынында һәм өендә тентү үткән, башка нечкәлекләр турында әйтелми.

Русия саклану министрлыгының кадрлар баш идарәсе җитәкчесе, генерал-лейтенант Юрий Кузнецов тоткарланган. Бу хакта ТАСС агентлыгына тәртип саклау оешмаларында хәбәр иткәннәр.

Ул җинаять эшендә шикләнелә. Тикшерү белән Баш хәрби-тикшерү идарәсе шөгыльләнә.

"Коммерсантъ" чыганагы белдерүенчә, мәхкәмә зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнеп (Русия җинаять кодексының 290.6 маддәсе) исеме саклану министрлыгы түрәсенең исеме белән туры килгән кешене сак астына алган.

Әлеге маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Кузнецовның эш урынында һәм өендә тентү үткән, башка нечкәлекләр турында әйтелми.

"База" язуынча, 13 май көнне Мәскәүдәге 235нче гарнизон хәрби мәхкәмәсендә саклану министрлыгының кадрлар баш идарәсе җитәкчесенә чикләү чарасы сайлау утырышы үткән.

2010-2023 елларда Кузнецов Русия кораллы көчләре Баш штабының 8нче идарәсе җитәкчесе булып эшләде. Бу оешма саклану министрлыгы кысаларында дәүләт серен яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Министрлыкның кадрлар баш идарәсе җитәкчесе итеп аны 2023 елның маенда куйдылар.

  • Русия саклану министрлыгындагы мөһим вазифаи үзгәрешләр апрельдә башланды.
  • 23 апрель кичендә Русия тикшерү комитеты ришвәт алуда шикләнеп саклану министры урынбасары Тимур Ивановны тоткарлауларын җиткерде. Икенче көнне Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе аны 23 июньгә кадәр сак астына җибәрде. Ивановны саклану министрлыгының төзелеш белән бәйле килешүләрен тормышка ашырганда канун бозуларда шикләнәләр.
  • Аның белән бергә бу эштә гаепләнүче тагын бер кешене - эшкуар Сергей Бородинны да ике айга кулга алдылар. 25 апрельдә өченче кешенең - "Олимпситистрой" ширкәтенә нигез салган Александр Фоминның кулга алынуы билгеле булды, ул ришвәт бирүдә гаепләнә.
  • 12 майда Путин Шойгуны саклану министры вазифасыннан алды. Ул Николай Патрушевны алмаштырып Иминлек шурасы сәркатибе итеп билгеләнәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG