Язучы һәм сәяси активист Захар Прилепин саклану министры вазифасына тәкъдим ителгән Андрей Белоусовка атап мөрәҗәгать чыгарды. Telegram-каналында чыгарган әлеге мөрәҗәгатендә ул мобилизация чорында Украинадагы сугышка җибәрелгән 300 мең хәрбине алмаштыруны сорый.
"Мобилизацияләнгән 300 мең хәрби ике елга якын чыкмыйча диярлек фронтта ята. Бу — арттырып җибәрү генә түгел, Русиянең үз өстенә күтәрә алмаслык йөк алган иң җаваплы һәм иң гадел балаларын түбнәсетү дә. Бездә аларны алмаштырырга кешеләр бар. Без аларны алмаштырырга тиеш. Бу сугыш озак барачак", дигән Прилепин.
Язучы "сугышучы кешеләрне еллар буе алмаштырмау да — җинаять", дигән.
Моңа кадәр Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев та мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытын тәгаенләштерү тәкъдиме белән чыккан иде. Аның искәртүенчә, Путинның 2022 елда Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең ни кадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк.
Шулай ук Шәрәфиев Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырган иде. Аның әйтүенчә "җәмгыятьнең бер өлеше сугыш кырында һәр көн гомерен куркыныч астына куя", ә икенче өлеше "берни булмагандай кылана". Шуңа күрә йә гомуми мобилизация, йә мобилизацияләнгәннәр өчен хезмәт итү вакытын билгеләү кирәк, әйтик бер ел дип".
- Былтыр майда Түбән Новгород янында Захар Прилепин утырган машинаны шартлаттылар. Ул үзе исән калды, әмма авыр яраланды.
- 12 майда Владимир Путин Сергей Шойгу урынына яңа саклану министры билгеләргә тәкъдим итте. Бу вазифага ул элекке беренче вице-премьер Андрей Белоусовны тәкъдим итте. Белоусов гаскәрдә хезмәт итмәгән. Путин сүзчесе Дмитрий Песков икътисадчыны саклану министры итеп куюга фикер белдереп, сугыш кырында "инновацияләргә ныграк ачык булучылар җиңә", дип әйтте.
- Русиядә "өлешчә мобилизация" 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителде. Мобилизация кысаларында гаскәргә чакырулар әлегә юк, әмма юридик яктан мобилизация әле дә дәвам итә. Чөнки аның төгәлләнүе турында Владимир Путин фәрман имзаламады.
- Думада мобилизацияләнгәннәрне сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячаклар дип белдергәннәр иде. Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов "Бернинди ротация дә каралмаган. Аларга һәр алты ай хезмәттән соң ял каралган, хәзер алар шул ялларына кайта да" диде.
- Русия президенты үзе дә Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак дигән карашта.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум