Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эдуард Шәрәфиев Татарстан Дәүләт шурасына мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакыты турында федераль канун өлгесе керткән


Аның искәртүенчә, "Русиядә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турындагы” федераль канунда да, Путинның былтыр көз Русиядә “өлешчә” мобилизация игълан итү фәрманында да мобилизацияләнгәннәрнең ни кадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк.

Татарстан Дәүләт шурасының ЛДПРдан депутаты Эдуард Шәрәфиев республика парламентына мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакыты турында федераль канун өлгесен карауга керткән. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язды.

Шәрәфиев “Русиядә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турындагы” федераль канунга төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Аның искәртүенчә, Путинның былтыр көз Русиядә “өлешчә” мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең ни кадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк.

“Мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытлары турында “Русиядә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация” федераль канунында да берни әйтелми, канунда бу вакытны билгеләү дә каралмаган. Шул ук вакытта өлешчә мобилизациягә эләгүчеләрне һәм аларның тугыннарын борчыган иң төп сорау – мобилизацияләнгәннәрнең алышынуы кайчан булачак һәм бу канунда каралганмы”, дип яза депутат.

  • Июнь уртасында Эдуард Шәрәфиев Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырган иде. Аның әйтүенчә "җәмгыятьнең бер өлеше сугыш кырында һәр көн гомерен куркыныч астына куя", ә икенче өлеше "берни булмагандай кылана". Шуңа күрә яки гомуми мобилизация кирәк, йә мобилизацияләнгәннәр өчен хезмәт итү вакытын билгеләү зарур, әйтик бер ел дип".
  • Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев Украинадагы сугышка былтыр 7 ноябрьдә киткән иде. Ул "Татар-информ" га әңгәмәсендә үзенең гаскәрдә хезмәт итмәвен, әмма Русиядә мобилизация игълан ителгәч "читтә кала алмавын" сөйләде. Соңрак ул кайтты һәм фронтка кире китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG