Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада мобилизацияләнгәннәр өйләренә сугыш бетмичә кайтмаячак дип белдерделәр


Русиядән мобилизацияләнеп Украинадагы сугышка киткән хәрбиләр. Архив фотосы
Русиядән мобилизацияләнеп Украинадагы сугышка киткән хәрбиләр. Архив фотосы

“Бернинди ротация дә каралмаган. Аларга һәр алты ай хезмәттән соң ял каралган, хәзер алар шул ялларына кайта да”, дип белдергән Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов. Шул ук вакытта депутат юлга киткән вакыт ялга керми дип искәрткән.

Мобилизацияләнгән русияләр хәрби хәрәкәтләр бара торган урыннардан "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны Русия хакимияте шулай атый) төгәлләнгәч кенә китәчәк. Бу хакта "Лента.ру"га Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов әйткән.

"Бернинди ротация дә каралмаган. Аларга һәр алты ай хезмәттән соң ял каралган, хәзер алар шул ялларына кайта да", дип белдергән ул. Шул ук вакытта депутат юлга киткән вакыт ял вакытына керми дип искәрткән.

Картаполов хәрбиләрне контрактчылар да алыштырып тора ди. "Бу – өзлексез процесс. Шунда ук яңа хәрби бүлекчәләр төзелә, тулыландырыла. Кемдер яралана һәм берникадәр вакытка китеп тора, ә хәрби төркем сугышка сәләтле булып калырга тиеш", дигән ул.

Татарстан парламентының ЛДПРдан депутаты Эдуард Шәрәфиев Татарстан Дәүләт шурасына мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакыты турында федераль канун өлгесе керткән иде. Аның искәртүенчә, Путинның былтыр көз Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең никадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк.

Документны Русия Федераль җыены каршында канун чыгаручылар шурасына беренчел карауга җибәрделәр.

Күптән түгел Азатлык Русиянең Украинага каршы сугышына мобилизация белән алынган, шушы көннәрдә ялга кайткан Татарстан хәрбие белән очрашып, фронттагы хәлләр хакында сөйләште. Ул сугышны әле тиз генә тәмамланмаячак, берничә елга сузылачак дип фикер белдергән иде.

"Аларның (Украинаның - ред.) кораллары бик күп. Безнең яктан (Русия гаскәре ягыннан - ред.) кеше бик күп кырыла, кешеләр җитми, яңадан мобилизация булачак. Бу — котылгысыз", диде хәрби.

  • 2022 елның көзендә Русиядә мобилизация игълан ителде. Башта хакимиятләр бары тик хәрби тәҗрибәсе булганнар гына чакырылачак дигән иде, соңрак бу ялган булып чыкты. Русия прокуратурасы русияләрне канунсыз мобилизацияләүнең 15 мең очрагын таныды. Былтыр саклану министрлыгы 300 мең кешенең мобилизацияләнүен әйткән иде, димәк, уртача һәр егерменче русияле хәрби комиссариатлар тарафыннан канунсыз гамәлләргә дучар булган дигән сүз.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды.
  • Әйтик, 11 гыйнварда берничә хатын-кыз Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның "ВКонтакте"дагы битендә мобилизацияләнгән ирләре, абыйлары турында мөрәҗәгать калдырды. Алар үзләрен Авыргазы һәм Гафури районнарында яшәүчеләр дип атый һәм ирләренең Украинадагы сугышта алгы фронтта инде ноябрьдән бирле бернинди ял күрми сугышулары, юньле ризык, кием, корал булмау турында зарланды.
  • Моңа кадәр Татарстан хәрбиләре дә үзләрен бернинди коралсыз алгы сафка җибәрүләренә зарланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG