Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге сайлауда буыннар аермасы күренә


Русиядәге президент сайлау Путинның китүен теләүче яшьләр белән Русиядә хаос башланудан куркучы өлкәннәр арасындагы буыннар аермасын ачып салды.

Өлкән буын Путин чорындагы тотрыклылыкны зур казаныш дип санаса, яшьләр ялганга һәм авторитар хакимияткә түзеп тора алмауларын әйтә.

Александр Аванесов Азатлык Радиосына Русиядә әле беркайчан да болай яхшы булганы юк иде дип атна ахырында үтәчәк президент сайлауда премьер-министр Владимир Путин өчен тавыш бирәчәген белдерде. Татьяна Ким исә Путин сәясәтен халыкны алдау дип атый һәм сайлауда үз бюллетенен бозачагын әйтә.

56 яшьлек Аванесов яшьрәк буын 1990 елларда Путин хакимияткә килгәнче Русиядәге хаосның һәм ярлылыкның ни кадәр яман булганлыгын белми ди. 18 яшьлек Ким исә Путинның авторитар хакимият системына түзеп тора алмавын әйтә һәм бу сайлауда Путинга каршы чыгачак калган намзәтләрне Кремль курчаклары дип атый.

Мәскәүдәге француз хоры җитәкчесе Аванесов белән шул ук хорда җырлаучы Ким арасындагы бу фикер аермалыгы Русиядә сайлау мәсьәләсендәге төп бүленешне чагылдыра дияргә мөмкин.

Аванесов яшендәгеләрнең күбесе Путинга кадәрге чордагы болганчык тормышның кире кайтуыннан курка һәм Путинга ышаныч белдерергә тели. Ким буыны исә Путин чорындагы тотрыклылыкны табигый күренеш дип атый һәм аның авторитар хакимиятен заманчалаштырырга, демократияләштерергә тели.

Аванесов фикеренчә, Медведевны икенче мөддәткә сайлау хәзерге хәлне саклап калу иң яхшысы булыр иде. Яшьләр Путин урнаштырган тотрыклылыкта яшәүнең ни кадәр зур бәхет булуын аңлый алмый ди, ул.

Александр Аванесов
Александр Аванесов
“Алар гел Путинны күреп туйды инде. Аларның яңа нәрсә күрәсе килә. Без дә сәясәт турында онытырлык, партиянең һәрбер корылтае саен сискәнмәслек, безнең өчен башкалар карар итмәслек чор турында хыялланган идек. Без үзебез эшләп акча казанырлык, үз гаиләбезне кайгыртырлык, нормаль киенерлек һәм ашарлык, парткомнарсыз чит илләргә йөреп булырлык вакыт килүен теләдек. Мин боларның барысын да кичердем, әле дә яхшы хәтерлим. Хәзер инде ул вакыт җитте”, ди Аванесов.

Аванесов җитәкчелегендәге хорга йөрүче яшьләр исә ата-аналары буыны белән чагыштырганда яхшырак шартларда яшәүләрен аңласалар да, авторитар системга күз йомып түзеп тора алмауларын әйтә.

Яшьләр Путин хакимияте Русияне торгынлыкка алып бара дип борчыла һәм, гәрчә үзләре әлегә протест чараларында катнашмаса да, хакимиятнең протест белдерүчеләрне чит ил көчләренең уен коралы дип атап бастыру тырышлыклары белән килешми.

Хорда Ким белән бергә җырлаучы 17 яшьлек Камилә Грачева Мәскәдәге Югары икътисад мәктәбендә укый. Аның фикеренчә, бу протест чаралары чыннан да кешеләрнең ирекле фикер белдерү хокукын файдалануы.

Грачева Русия сәяси системын Потемкино авылы белән чагыштыра. Русиядәге сайлаулар чын сайлау түгел, оппозиция дә чын оппозиция түгел, ди ул.

Борис Дубин
Борис Дубин
Социологлар фикеренчә, буыннар аермасы бу сайлаудагы бүленешләрнең берсе генә. Левада бәйсез фикер белешү үзәгендәге социолог Борис Дубин: “Безнең Сахаров проспектында, Якиманкада һәм Сазлык мәйданында үткәргән фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, ул протест чарасында катнашучыларның иң күбе иң яшьләр түгел иде. 40 яшькәчә булганнар иң күбе иде. 40-45 яшьтәгеләр сан ягыннан икенче урында иде. Алар да аз түгел иде. Бу бүленеш төрле. Үзәк һәм төбәкләр бүленеше, байраклар һәм ярлыраклар бүленеше, яшьрәкләр (әмма иң яшьләр түгел) һәм иң өлкәннәр арасында да шундый аерма бар”, ди.

Путинны яклаучы Аванесов моңарчы Путин яклы демонстрацияләрдә катнашмаса да, оппозиция бик зур авырлык белән ирешелгән тотрыклылыкны җимерергә мөмкин дип киләчәктә андый демонстрацияләргә кушылырга җыенуын белдерде.

Президент сайлау Русиядә буыннар аермасын күрсәтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:55 0:00
XS
SM
MD
LG