Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин мөселман оешмалары җитәкчеләрен праваслау чиркәүдән калышмаска чакырды


Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин 2 мартта Русиянең Европа өлеше мөселманнары диния идарәсе президиумы утырышында чыгыш ясап, мөселманнарның эшләре Русия правослау чиркәве гамәлләреннән күпкә калыша, дип сөйләде.

“Балалар-бакчалары, мәктәпләр, техникумнар, һөнәр мәктәпләре, университетлар, армия, флот, төрмәләр, мәгълүмат чаралары, хакимиятнең бөтен дәрәҗәдәге федераль һәм төбәкләрдәге оешмалары – бернәрсә дә Чиркәү игътибарыннан читтә калмаган, бөтен җирдә аның төрле яклап үтеп керүе сизелә”, диде Гайнетдин.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе соңгы дүрт ел эчендә без “бүлгәләнүнең яңа дулкынын гына кичердек”, дип әйтте. Мөфти кайбер үзәкләштерелгән дини оешмаларның җитәкчеләрен курчакка әйләнүдә, тиенгә сатылуда һәм мөселман, ислам кыйммәтләренә мөнәсәбәттә сатлыкҗан булуда гаепләде.
XS
SM
MD
LG