Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең Камбарка төбәгендә татар гаиләләренә игътибар арта


Ализа Курамшина
Ализа Курамшина

Удмуртиянең Камбарка төбәгендә татар оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Оешма эшендә шулай ук хатын-кызлар актив катнаша. Районда башкарылган милли эшләр белән җирле татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Ализа Курамшина таныштырды.


Ализа Курамшина сүзләренчә, районда ике мәчет эшли. Балалар бакчасында әлегә кадәр татар төркеме җыелган булса, үткән елда татар балалары аз булу сәбәпле, татар төркеме тупланмаган. Агымдагы елда бу бушлыкны юк итәргә ниятләре.

Районда татар коллективлары эшли. Балалар белән дә актив эшлиләр. Ализа Курамшина коллективына татар балаларыннан тыш, мари һәм удмурт телендә сөйләшә белүче, әмма татар сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүче малайлар-кызлар да бар икән.

Агымдагы елда Камбарка төбәгендә гаиләләр белән эшләүгә игътибарны арттыру юнәлешен көн тәртибенә куйганнар. Моңа ул үз гаиләсе үрнәгендә инанган. Кызлары тугач та, иптәше әнисенә бала белән рус телендә аралашырга дигән бурыч куйган. Әмма Ализа кызы белән туган телендә сөйләшкән. Бала хәзер ике телне дә камил белә. Хәтта татар газетасына язмалар әзерли, диде Ализа Курамшина. Иптәше дә хатасын танып, Ализаның иҗтимагый оешма эшендә ярдәм итә башлаган.
XS
SM
MD
LG