Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлауда яңача хәрәмләшүләр турында кисәтүләр бар


Путин тәкъдим иткән күзәтү камералары
Путин тәкъдим иткән күзәтү камералары

Бу атна ахырында үтәчәк тавыш бирүдә Дума сайлавында кулланылмаган яңа төр хәрәмләшү ысуллары турында хәбәр ителә.


Президент сайлауга инде санаулы сәгатьләр калып барганда Британиянең "Sky News" телевидение каналы премьер-министр Владимир Путинның җиңүен тәэмин итү өчен хәрәмләшүнең яңа ысуллары әзерләнүен хәбәр итте.

"Sky News"ның Мәскәүдәге хәбәрчесе Аманда Уокер белдерүенчә, күзәтүчеләрнең артуы сәбәпле элекке “карусель” ысулларын куллану инде куркынычлы һәм шуңа күрә хакимият яңа ысуллар уйлап чыгарырга мәҗбүр.

Тапшыру Мәскәүнең бер коммуналь хезмәт ширкәте вәкиле сөйләгәннәргә нигезләнә. Аның әйтүенчә, шәһәр коммуналь тармагында эшләүче 50 мең кешегә сайлау көнне бишәр урында Путин өчен тавыш бирергә кушылган. Һәрберсе махсус гариза белән алдан ук биш урында теркәлеп куя. Моның өчен аларның һәрберсенә ун мең сум түләнәчәге әйтелә. Шулай итеп Мәскәүдә генә дә Путин өчен өстәмә 250 мең тавыш килеп чыга.

Дмитрий Песков
Дмитрий Песков
Путинның матбугат сүзчесе Дмитрий Песков шунда ук бу хәбәрне сайлау алды ялганы дип кире кагып чыкты. Шәһәр хакимияте дә андый яшерен эш алып барылуын инкарь итә.

“Яблоко” фиркасе вәкиле Вадим Александров исә бу сайлауда хәрәмләшү мөмкинлекләрен арттыручы башка бер нәрсәгә игътибар иткән.

Мәгълүм булганча, бу сайлауда Путин тәкъдиме белән бар Русия буйлап тавыш бирү урыннарына видеокамералар урнаштырылды. Сайлау алды көннәрендә сайлау комиссиясе әгъзаларын ул камераларны кулланырга өйрәтәләр. Камераның кайда торырга, нәрсә төшерергә, чыбыкларының каян үтәргә тиешлеге, камера эшләми башласа, кая шылтыратырга кирәклеген сөйлиләр.

Бу күрсәтмәләрне тыңлаганнан соң, сайлау комиссиясенең һәрбер әгъзасы Дәүләт сайлау комиссиясе һәм “Ростелеком” ширкәте эзерләгән инструкция китабының бер битенә имза куярга тиеш.


Инструкциядәге имзалар куя торган бу бит исә сайлау протоколының имзалар куя торган битенә охшатып эшләнгән.

Протоколда да нәкъ шул ук комиссия әгъзалары имзасы, инструкциядә дә шул ук имзалар.

Тагын да кызыгы – әгәр инструкция китабын сүтеп имзалы битне тартып чыгарсаң, имза бите алдында нәкъ сайлау протоколындагы кебек А3 форматы зурлыгында буш бите дә бар икән.

Шушы ике куш битне яңадан принтер аша үткәреп кирәкле саннарны гына тутырып чыксаң, имзалар астына протоколны тутыру көнен һәм вакытын өстәп куйсаң менә дигән ялган сайлау протоколы әзер була. Инструкция китабындагы битләрнең имзалы ягында, яңадан принтердан үткәргән очракта, нәкъ протокол кәгазе килеп чыгарлык итеп буш урыннар да калдырганнар, хәтта.

Бу нәрсәгә игътибар иткән бүлге сайлау комиссиясе әгъзасы, “Яблоко” фиркасе вәкиле Вадим Александров китапка имзасын куйганда инструкция белән таныштым дип тә өстәгән.

Күзәтүчеләрдән башка комиссия әгъзаларын да шулай эшләргә чакыру һәм инструкция китабындагы имзалы битне тикшерү сорала.

Бөтенрусия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге үткәргән фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, фикер белешүдә катнашканнарның 50 проценты сайлау нәтиҗәләре ялган ысуллар белән үзгәртеләчәк дип исәпли.

Сайлау алдындагы соңгы көннәрдә күзәтүчеләрне әзерләүчеләр башка төр хәрәмләшүләрне дә күреп алырга өйрәтү өчен булачак күзәтүчеләр белән махсус күнегүләр дә үткәрде.

Күзәтүчеләрне күрергә өйрәтәләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:18 0:00
XS
SM
MD
LG