Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә ракета аткыч сынау үтте


Грузия үзендә җитештерелгән ракетаны күмәк ату җайланмасын сынады. Сынаудан соң президент Михаил Саакашвили, җайланма Русия һәм Израиль техникасыннан берни белән дә калышмый, дип белдерде.

Президент сүзләренчә, 2008 елгы сугыштан соң күп кенә илләр Грузиягә корал сатмаска булды, әмма ил Израильдән үрнәк алып үзендә катлаулы техника җитештерүне җайлады. Ул аны чит илләргә дә сатарга җыена.

Җайланма 20 секунд эчендә 122 мм калибрлы 40 ракета ата. Ракеталар 40 чакрым ераклыкка оча. Җайланма урнаштырылган машина бер тапкыр ягулык салгач сәгатенә 80 чакрым тизлек белән 500 чакрым ара үтә.

Әле күптән түгел генә Грузия пехота машинасы “Лазик”ны сынаган иде. Узган ел Бәйсезлек көнендә “Дидгори” бронетранспортерлары Тифлиснең Руставели урамыннан узды.
XS
SM
MD
LG