Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядәге татар студентлары тапкырлыкта ярыша


Истанбулда 2011 елда узган ШТК
Истанбулда 2011 елда узган ШТК

Төркиянең төрле шәһәрләрендә белем алучы Татарстан студентлары Истанбулда ШТК уеннары уздыра.


КВНның татарча версиясе (ШТК - Шаяннар һәм тапкырлар клубы) Татарстанда әле танылып килә генә башласа, Төркиядә бу уеннар инде күптәннән матур традициягә әверелгән. Уеннар Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм “Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте ярдәмендә уза. Киләсе ШТК уеннарында Истанбул, Әнкара, Измир, Искешәһәрдә укыган дистәләгән Татарстан студенты катнашыр дип көтелә.

“Ел саен узып килгән ШТК уеннары быел 24 мартта узачак. Уеннар ел саен берәр темага багышлана. Быел Татарстанда Тарих һәм мәдәният мирасы елы игълан ителгәнгә күрә, Истанбулда узачак уеннар да шул ук темага багышлап уздырырга булдык”, диде Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов. ШТК уеннарын уздыру өчен зал арендасы, кирәкле әсбаплар өчен чыгымнарны Татарстанның вәкиллеге каплый.

Уеннарда мондагы татар диаспорасы вәкилләре да катнаша. “Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте рәисе Гүлтән Ураллы, ШТК ел саен бик күңелле уза, аларга монда яшәгән татарлар тарафыннан бик күп игътибар бирелә, ди. Ураллы үзе анда жюри әгъзасы буларак катнаша. “Студентлар үзләренең төрек дусларын да тамаша кылырга алып киләләр, шул рәвешле алар да ниндидер дәрәҗәдә татар мәдәнияте белән танышалар”, диде Гүлтән Ураллы.

Истанбулда быелгы ШТК уеннары 24 мартта сәгать 14.00дә Mecidiyeköy мәдәният мәркәзендә узачак. Әлеге уеннар Төркиядәге Татарстан студентлары өчен үзенчәлекле җыен ролен дә уйный. Студентлар ШТКда тапкырлык һәм шаянлыкта ярышу белән генә чикләнмичә, үзара танышыр, аралашып күңел ачар, диаспора вәкилләре белән танышыр дип көтелә. Чара укучылар өчен шулай ук Төркиядә чит ил студенты буларак уку дәверендә килеп чыккан мәсьәләләр буена фикер алышу, Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләре белән аралашу өчен яхшы сәбәп тә булып тора.
Гүлтән Ураллы ШТКда җиңүчеләргә диплом тапшыра
Гүлтән Ураллы ШТКда җиңүчеләргә диплом тапшыра
XS
SM
MD
LG