Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мэриясе: Пушкин мәйданында полиция канун бозмады


Мәскәү хакимияте, полиция Пушкин мәйданындагы хакимиятләр белән килешенмәгән чараны куып таратканда канун кысаларыннан чыкмады, дип белдерә.

Русия хөкүмәте башлыгының сүзчесе Дмитрий Песков, полиция һөнәри осталыгын гына күрсәтте, дип әйтә.

Кичә полиция “Гадел сайлаулар өчен” дип аталган митингтан соң мәйданда калган берничә йөз кешене куып тарату өчен көч кулланды. Бу чараны оештыручыларның берсе, Дәүләт думасы депутаты Илья Понамарев радиобызга, депутат белән очрашуга калган кешеләрне көч кулланып куып таратып полиция канун бозды, дип белдергән иде. Понамарев мондый чаралар өчен хакимиятләр белән алдан килешү кирәкми, ди. Ул куып таратуда катнашкан полиция хезмәткәрләрен җинаять җаваплылыгына тарттыру өчен тырышачагын әйтте. “Сул фронт” лидеры Сергей Удальцов та полиция өстеннән шикаять язарга җыена. Тоткарлаган вакытта Удальцовның сәламәтлегенә зыян килде.

Полиция мәгълүматларына күрә, кимендә 250 кеше тоткарланган. Алар “митинглар үткәрү тәртибен бозуда”, “полиция таләпләренә буйсынмауда” гаепләнә. Беркетмәләр тутырылгач, тоткарланганнарның барсын да җибәргәннәр.
XS
SM
MD
LG