Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Генераль секретаре Расмуссен Путинны җиңүе белән котлады


НАТО Генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкәндә, президент булып сайлануы белән котлады. Төньяк атлантик берлек белдерүендә, Расмуссен белән Путин “бик ерак булмаган киләчәктә” очрашырга килештеләр диелә.

НАТО белдерүендә шулай ук, Путинның үзен НАТО белән тотрыклы һәм яхшы мөнәсәбәтләр тарафдары дип әйтүе дә китерелә. Расмуссен НАТО һәм Русияне Европада ракета калканы килешүендә уртак фикергә чакырды.

Мәскәү, Русиягә каршы эшләнә дип, Европада ракета калканы булдыруны тәнкыйтьләгән иде. Мәскәү һәм Брюссель арасында каршылыклы фикерләр булганга, Чикагода май аена билгеләнгән НАТО-Русия самитты әлегә кадәр тәгаенләнмәгән.
XS
SM
MD
LG