Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда уңган хатын-кызларны котладылар


"Сөембикә"нең баш мөхәррире Ләйсән Юнысова (с), Дмитровградның 22нче мәктәп мөдире Мөнирә Джумаева һәм эшкуар Нурия Кәримова
"Сөембикә"нең баш мөхәррире Ләйсән Юнысова (с), Дмитровградның 22нче мәктәп мөдире Мөнирә Джумаева һәм эшкуар Нурия Кәримова

6 мартта Оренбур татар-башкорт зыялыларының “Замандаш” клубы алтынчы сезонын ачты. Бу юлы очрашуда төрле өлкәләрдә уңыш казанган гүзәл хатын-кызларны котладылар.


Оренбурның Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсендә бу көнне татар моңы, татар теле аеруча матур яңгырады, чөнки бу кичә иң асыл затларга багышланды һәм анда хатын-кызлар арасыннан иң шәпләрен, иң булдыклыларын котладылар. Кичәне китапханә хезмәткәре Вәсилә Шәрәфетдинова ачты.

Нурия Кәримова – Оренбур өлкәсеннән “Сөембикә” беләзеге белән бүләкләнгән икенче хатын-кыз. Шушы көннәрдә Казанның “Пирамида” үзәгендә хатын-кызлар көненә багышланган кичәдә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” дип исемләнгән бәйге кысаларында хатын-кызларның Бөтендөнья айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис “Сөембикә” журналының баш мөхәррире үз бүләкләрен Оренбур, Түбән-Новгород һәм Дмитровградта яшәүче өч гүзәл затка тапшырды. Шуларның берсе – эшкуар,Оренбур татар театры каршында “Берлек” хәйрия фонды әгъзасы, Әхмәт бай Хөсәенов исемендәге өлкә татар малтабарларының берләшмә әгъзасы Нурия Кәримова иде.

Зыялылар клубына килүчеләр тумышлары белән өлкәнең төрле якларыннан булып чыкты. Оренбур төбәгендә барлыгы җитмешләп татар авылы бар. Бәйрәм кичәсенә чакырылган әлеге кызлар да өч районның өч авылыннан икән.

Рамил Зәбиров премия тапшыра
Рамил Зәбиров премия тапшыра
Профессор Рамил Зәбиров ике дистә елга якын Оренбур университетының татар бүлегендә белем алучы өч иң яхшы талибәгә үз хисабыннан Муса Җәлил исемендәге премияләрне тапшырып килә. Быел бу премиягә университетның V курс талибәләре лаек дип табылды. Премияләрне Гөлчәчәк Морзакаева, Эльвина Дәүләтьярова белән Юлия Бикмурзинага Рамил әфәнде үзе тапшырды.

Шуны да искәртеп үттеләр: күп еллар дәверендә, бу премияләр өч ел элек ябылган Оренбур педагогия колледжының татар бүлегендә укучыларына да бирелеп килде. Хәзер шундый язмыш Оренбур педагогия университетының татар- башкорт бүлеген дә көтә: әлеге бүлеккә инде өч ел талибәләр кабул ителми, ә киләсе елда бу бүлекне соңгы бер талибә генә тәмамлый. Димәк, бер елдан 20 ел элек ачылган татар-башкорт бүлеге үзенең эшен туктатачак. Рамил Зәбиров шундый тәкъдим белән чыкты: киләсе елдан әлеге премияләрне шагыйрьнең туган авылы – Мостафа мәктәбендә татар телен иң яхшы үзләштерүче укучыларга тапшырырга. Әлеге тәкъдим белән клуб әгъзалары килеште.

Кичә җыр-моң белән бергә үрелеп барды.Башка очрашулардан аермалы буларак, кичәдә җырларны әлеге китапханә каршында оештырылган курсларга йөрүчеләр башкарды. Әлеге курсларга йөрүчеләр – татар телендә бөтенләй сөйләшә белмәүчеләр.

Оренбурның уңган татар хатын-кызлары һөнәри яктан да гел үсештә.Сәләтле хатын-кыз гаилә язмышын гына түгел, төбәкнең шәһәр-авыл тормышын да уңай якка, яхшыга үзгәртә ала. Шулай булгач, Оренбурның “Замандаш” татар-башкорт зыялылар клубы киләсе елга да иң уңганнарны билгеләр.
Төрле елларда беләзеккә ия булучылар белән "Сөембикә" журналы хезмәткәрләре
Төрле елларда беләзеккә ия булучылар белән "Сөембикә" журналы хезмәткәрләре
XS
SM
MD
LG