Бүген Мәскәүдәге “Гадел сайлаулар өчен” митингы эч сәгать дәвам итте. Яңа Арбатта 10 меңнән-30 меңгә кадәр кеше катнашуы әйтелә. Чыгыш ясаучылар сайлаудагы хәрәмләшүләр турында әйтеп, яңа президент һәм парламент сайлаулары уздыруны таләп итте. Соңыннан “Левый фронт” хәрәкәте җитәкчесе Сергей Удальцов җитәкчелегендә бер төркем оппозиционерлар Тверь бульвары ягына юл алды. Полиция моны йөреш буларак бәяләде һәм киртә куярга тырышты. Оппозиция полициягә буйсынмады һәм берничә кеше, шул исәптән Удальцов үзе дә тоткарланды.
Шулай ук Петербур, Түбән Новгородта хакимият тарафыннан рөхсәт ителмәгән митинг уздырулары өчен 40лап кеше тоткарланды.
Шулай ук Петербур, Түбән Новгородта хакимият тарафыннан рөхсәт ителмәгән митинг уздырулары өчен 40лап кеше тоткарланды.