Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие Төркиягә сәфәр кылды


Татарстан төркеме Гаяз Исхакый кабере янында
Татарстан төркеме Гаяз Исхакый кабере янында

Татарстан мөфтие Илдус Фәиз Төркиягә сәфәре кысаларында Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура каберләренә дога кылды.

Татарстан мөфтие якшәмбедә бер атналык Төркия сәфәрен тәмамлады. Төрек республикасының дини эшләр идарәсе җитәкчесе Мәхмәт Гөрмәзнең чакыруы белән килгән Илдус Фәиз, Әнкара һәм Истанбулда булды, эшлекле очрашуларда катнашты.

Татарстан делегациясендә шулай ук Татарстан президент аппаратының дини оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Марат Гатин, диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якупов, диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, диния нәзарәтенең халыкара бүлек җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин бар иде.

Узган җомга Истанбулда Илдус Фәиз IRCICA (Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен тикшеренү үзәге) җитәкчесе Халит Әрән белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстанның Төркиядәге вәкиле Радик Гыйматдинов та катнашты.

Илдус Фәиз IRCICA җитәкчесе Халит Әрән белән
Илдус Фәиз IRCICA җитәкчесе Халит Әрән белән
Татарстан мөфтие яңа вазифасында чит илгә беренче рәсми сәфәрен кылуын хәбәр итте. Әлеге сәфәрнең максаты – Төркиянең дини эшләре өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнү, диде мөфти. Халит Әрән исә IRCICA һәм Татарстанның фән һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлеге турында сөйләде. Мөфти Илдус Фәиз, “Төрек халкы – безнең тугандаш халык, бөек төрки җөмһүрият буларак безгә гел ярдәм кулы суздыгыз”, - дип, рәхмәтләрен белдерде.

Илдус Фәиз Халит Әрән белән Төркия сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. “Төркиянең илаһият (дин белеме) факультетларында бөек татар галимнәре Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗәни, Риза Фәхретдин, Муса Бигиев китапларының асыл нөсхәләре бар. Бездә аларга бик еш мөрәҗәгать итмиләр, ә монда алар киң кулланылышта: ул китаплар буенча фәнни эшләр языла”, - дип сөйләде Татарстан мөфтие. Халит Әрән Татарстанның бик күп төрек университеты белән хезмәттәшлеге булуын әйтте, ләкин аны тагын да үстерергә кирәклеген белдерде. “Төркиягә Татарстан студентларын җибәрергә кирәк. Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек бик зур әһәмияткә лаек”, - диде IRCICA җитәкчесе.

Истанбул паркындагы Татарстан йорты янында
Истанбул паркындагы Татарстан йорты янында
Соңыннан Татарстан делегациясе Истанбулдагы “Төрки дөнья” мәдәният паркындагы татар һәм башкорт өйләрен карады. Истанбул мэры Кадир Топбаш ярдәме белән ясалган әлеге милли өйләрне атна саен 3000гә якын кеше зиярәт итә. Татар җәмәгатьчелеге монда Сабан туе, Ураза ашлары, төрле мәдәни чаралар уздыра. Кунаклар шулай ук Истанбулда урнашкан Габдулла Тукай паркын карап чыктылар. Якын арада анда бөек шагыйрьнең һәйкәле урнаштырылыр дип көтелә.

Әюп мәчетендә җомга намазын укып, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәсе Әбу Әюп әл-Әнсаринең төрбәсен зиярәт иткәч, Татарстан делегациясе Истанбул мөфтие Рахми Яран белән очрашты.

Татарстан төркеме Йосыф Акчура кабере янында
Татарстан төркеме Йосыф Акчура кабере янында
Истанбул сәфәренең бер өлеше исә аерым әһәмияткә лаек. Кунаклар Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Айдар Гашыйгуллин һәм “Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте рәисе Гүлтән Ураллы белән бергә Истанбулда җирләнгән танылган татар әдипләренең каберләрен зиярәт кылдылар. Татарстан мөфтие Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура кебек бөек татар зыялылары, дәүләтчелек идеологлары каберләренә дога кылды.

Татарстан делегациясе бер атналык сәфәр кысаларында Әнкара һәм Истанбулда булып, Төркиядәге дини система турында күп мәгълүмат туплады. Кунаклар дини оешмаларда, университетларның илаһият факультетларында, дини китапханәләрдә, Коръән курсларында, өстәмә дини белем бирү үзәкләрендә, төрле мәчетләрдә булдылар. Делегация бик күп дин белгече, мөфтиләр белән очрашты, тәҗрибә уртаклашты.

Илдус Фәиз Гаяз Исхакый каберенә дога кыла
Илдус Фәиз Гаяз Исхакый каберенә дога кыла
Мөфти Илдус Фәизнең сүзләренчә, Төркиядә дәүләт белән диннең үзара бәйләнеше һәм янәшә булуын өйрәнү бик мөһим. Без төрек моделенең бер өлешен, уңай тәҗрибәсен үзләштереп, үзебезнең Татарстанда кулланырга телибез, диде мөфти. Илдус хәзрәт Фәизнең беренче чит ил сәфәрен нәкъ менә Төркиягә кылуы, мөфтиятнең ышанычлы халыкара хезмәттәш итеп гарәп илләрен түгел, ә кардәш төрек республикасын хуп күрүенә ишарәли.
XS
SM
MD
LG