Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума бәйрәм ялларын төбәкләр вәкаләтенә тапшырмакчы


Русия дәүләт думасы яңа ел бәйрәмендәге ял көннәрен куллануны төбәкләр вәкаләтенә тапшырмакчы. Әгәр әлеге канун кабул ителсә, ял көннәрен мөселман бәйрәмнәрендә кулланырга мөмкин булачак.

Яңа ел бәйрәме вакытындагы озын ял көннәрен төбәкләр вәкаләтенә тапшыру турында Русия дәүләт думасының эш һәм социаль сәясәт комитеты рәисе Андрей Исаев социаль үсеш министрлыгы вәкилләре белән очрашу вакытында әйтте. Аның сүзләренчә, кайбер төбәкләр яңа ел бәйрәмнәре урынына ял көннәрен мөселман бәйрәмнәрендә кулланырга мөмкин. Әлбәттә, Чечня, Дагыстан, Башкортстан кебек республикаларда болай да мөселман бәйрәмнәрендә ял итү гадәте бар, әмма әлеге яллар кануни булмау сәбәпле, аны һәркем мәхкәмәгә шикаять итә ала. Һәм мондый хәл күптән түгел Башкортстанда күзәтелде дә инде.

Бер Уфа кешесе Ураза һәм Корбанда ял итү Русия Конституциясе һәм хезмәт кодексына каршы килә дип аны мәхкәмәгә шикаять итте. Башта мәхкәмә Башкортстанда Корбан һәм Ураза бәйрәмнәренең эш көннәре булмавы федераль кануннарга каршы килә дисә дә, Башкортстан дәүләт корылтае шикаятеннән соң, аны узган елның декабрендә ял көннәре итеп калдыруны раслады.

Әлбәттә, мондый хәлләр кабатланмас дип беркем дә әйтә алмый. Шул сәбәпле, республикалардан сайланган берничә депутат тарафыннан бу хакта канун өлгесе тәкъдим ителгән.

Русия дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов сүзләренчә, бу канун өлгесенә Татарстан һәм Башкортстан республикалары да үзләренең тәкъдимнәрен биргән булган.

"Инде аны башлангыч рәвештә карадык. Хәзергә төбәкләр мөстәкыйль рәвештә бәйрәмнәрен билгели ала дигән канун көйләнеп бетмәгән. Мисал өчен, дин турындагы канунда мөселман бәйрәмнәрендә ял итәргә мөмкин диелгән, ә төбәкләрнең вазифаларында ул язылмаган. Шуңа аңлашылмаучанлык килеп чыга”, ди ул.

Гыйлметдинов сүзләренчә, әгәр бу канун кабул ителсә, киләчәктә республикаларга бәйрәмнәрне үз карарлары белән билгеләргә мөмкинлек биреләчәк.

“Президент фәрманы буламы ул, Татарстан дәүләт шурасы карары нигезендә буламы, иң мөһиме - ул вәкаләтләр биреләчәк. Аннары беркем дә сез канунсыз рәвештә шул бәйрәмне билгеләп үтәсез дип әйтә алмаячак һәм безгә дәгъвалар белдермәячәк. Бу федераль кануннарга нигезләнгән булачак. Мисал өчен, Курскида бәлкем Бөек Ватан сугышына бәйле бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә телиләрдер, ник алар аны уздырмаска тиеш? Яңа елдагы ял көннәрен мөселман бәйрәмнәрен өчен куллану да дөрестер бәлкем. Алайса, ул бәйрәмнәр бигрәк озын”, ди Гыйлметдинов.
XS
SM
MD
LG