Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа шурасы белгечләре Омскида мәдәни сәясәт турында сөйләште


"Түгәрәк өстәл" утырышы
"Түгәрәк өстәл" утырышы

12-14 март көннәрендә Омски өлкәсендә Европа шурасының эксперт төркеме эшләде. Белгечләр өлкәдәге мәдәни сәясәт торышы белән танышты.


Омскига килгән төркемдә Европа шурасының мәдәни сәясәт, күптөрлелек һәм мәдәниара диалог директораты башлыгы Катрин Меркел, Европа шурасы экспертлары, Бельгиядән Филипп Кёрн һәм Британиядән Теренс Санделл бар иде. Европа шурасы вәкилләре арасында Мәскәүдән Русиянең культурология институты мөдире Кирилл Разлогов, Ульян шәһәреннән эксперт Татьяна Акиншина һәм Мари дәүләт университеты профессоры Галина Шкалина булдылар.

Кунаклар шәһәр һәм өлкә белән танышты


Омскида Европа шурасы тикшерүчеләре һәм Русия вәкилләре Успен соборында, Концертлар залында, музейларда, “Арлекин” актёр, битлек һәм курчак театрында, Омски дәүләт академия театрында булдылар, Ватан сугышы тарихын өйрәнү үзәге эше белән таныштылар, башка күп урыннарда булдылар, өлкәнең Саргат һәм Большеречье районнарына бардылар.

Милли оешмалар җитәкчеләре белән очрашты

Европа шурасы экспертларының эш програмы кысаларында милли-мәдәни җәмәгатьчелек белән очрашу да каралган иде. Мондый очрашу Омскиның Пушкин исемендәге өлкә фәнни китапханәсендә "Түгәрәк өстәл" утырышы рәвешендә үтте.

"Түгәрәк өстәл"гә милли-мәдәни җәмәгатьчелектән Омскида эшләп килүче милли-мәдәни оешмаларның җитәкчеләре генә чакырылды. Рәсми даирәләрдән анда өлкәнең мәдәният министрлыгы белән Дуслык йорты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре булды, тарих фәннәре докторы Николай Томилов катнашты.

Очрашуны Омски өлкәсенең мәдәният министры урынбасары Александр Ремизов ачып җибәрде.
"Түгәрәк өстәл" утырышы. Николай Томилов чыгыш ясый
"Түгәрәк өстәл" утырышы. Николай Томилов чыгыш ясый

Белгечләр Русиянең өч төбәген өйрәнә

Европа шурасында мәдәни сәясәт, күптөрлелек һәм мәдәниара диалог директораты бар, әлеге директорат һәм Русиянең мәдәният министрлыгы арасында Русиядәге мәдәни сәясәт торышы турында нотык әзерләү буенча килешү төзелгән.

Мәдәни эшләр торышы Русиянең Мари Иле, Ульян өлкәсе һәм безнең Омски өлкәсе үрнәкләрендә өйрәнелә һәм тикшерелә дип аңлатты Александр Ремизов.

Белгечләр милли мәдәниятләр торышы белән таныша


Омски мәдәният министры урынбасары Иван Шеин милләтара бәйләнешләр эшчәнлеген җайга салу буенча өлкәдә булдырылган структураларны санап чыкты. Губернатор каршында эшләүче милләтара һәм динара киңәшләр шурасы, Омски өлкәсенең иҗтимагый палатасы, милләтара бәйләнешләр сораулары буенча мәдәният министрлыгы каршында эшләүче киңәшләр шурасы, иҗтимагый-милли оешмаларның Дуслык йортындагы директорлар шурасы шушы структураны тәшкил итә, диде ул.

Себер татарлары тарихы буенча күләмле хезмәтләр авторы Николай Томилов сүзен, без барыбыз да бер "көймәдә", барыбыз да, ничек булса да, кешелек мәдәнияте үсешенә булышлык күрсәтергә тырышабыз, дип башлады.

Аннан соң Томилов, Себер төбәкләре генә түгел, хәтта Краснодар крае өчен төрле проектлар эшләүләре турында сөйләде, бу эшләрнең өлкә хакимиятләре, мәдәният министрлыклары йөкләмәләре буенча үтәлүе һәм аларның милләтара бәйләнешләрне ныгытуга юнәлтелгән булулары турында әйтте.

Омски өлкәсендә милли мәдәниятләр үсеше турында төп сүзне Дуслык йорты мөдире Наталья Степанова тотты.

Омскида Европа шурасы белгечләре белән очрашу
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:58 0:00

Степанова сүзләренчә, бүгенге көнгә өлкәдә дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруда 52 милли оешма катнаша, шул исәптән 20 милли-мәдәни мохтарият. Бу иҗат процессына Русиянең 58 шәһәре, 21 ерак һәм якын чит ил, 389 оешма – гыйльми оешмалар, югары уку йортлары, эстетика үзәкләре, китапханәләр, мәдәният, ял, уку учреждениеләре, мәктәпләр, хәрби бүлекләр, хокук саклау структуралары, балалар йортлары һәм башкалар кертелгән.

Наталья Степанова милли оешмалар эшчәнлегенә аерым тукталды, актив эшләүче үзәкләрне санап үтте – татар, казакъ, әрмән, кыргыз һәм башка оешмаларны атады, өлкә башлыгы әмере белән Омскида «Милли авыл» мәдәни комплексы төзелеше башланачак, дип тә белдерде.

Славян халыклары һәм украин оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады
Европа шурасы тикшерүчеләре алдында ике – славян һәм украин милли оешмалары җитәкчеләренә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде. Алар үз оешмаларының эшчәнлеге, өлкәдә милли мәдәниятләр үсеше өчен тудырылган уңайлыклар турында сөйләделәр.
"Түгәрәк өстәл" утырышы
"Түгәрәк өстәл" утырышы


Милли муниципаль район башлыгы чыгышы

«Түгәрәк өстәл утырышы»нда Азово муниципаль алман районы башлыгы, Русия алманнарының милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Виктор Сабельфельд чыгыш ясады. Ул үзе җитәкләгән районның милли статус алуына 20 ел тулуы, районның икътисади нигезен, башлыча, авыл хуҗалыгында уңышлы эшләп килүче сигез акционерлык җәмгыяте тәшкил итүе турында әйтеп үтте.

Виктор Сабельфельд сүзләренчә, алман телен тергезүгә һәм үстерүгә районда күп игътибар бирелә, мәктәпләрдә алман теле туган тел буларак укытыла.

Проблемнар чынлап та юкмы?

Европа шурасы экспертлары, чынлап та бернинди проблемнарыгыз юкмыни дип гаҗәпләнделәр. Катрин Меркел: “Мин ишетәм, сезнең Омски өлкәсендә барысы да бик уңай, позитив, шуңа күрә сорыйсым килә, чынлап та, барысы да искитәрлек яхшымы?” дип сорады.

Бу сорауга җавап урынына үзара көлешү ишетелде. Катрин Меркел ханым, кайбер халыкларның туган телләре югала бара, бу котылгысыз күренешме дигән сорауга түбәндәгечә җавап бирде.

Телләр югалуга карата Катрин Меркел фикере

"Дөрестән дә, бу күренеш Русиядә генә түгел, һәр җирдә очрый торган хәл. Белем, фән һәм мәдәният сораулары буенча ЮНЕСКО оешмасының махсус тикшеренүләре бар, алар шундый нәтиҗәгә килгәннәр – телләр югалуы зур тизлек белән бара һәм ул туктатылмаслык процесс.

Әлбәттә, белем, фән һәм мәдәният сораулары буенча БМО да, Европа шурасы да – без телләр югалмасын өчен булышлык итәргә, ул телләрне якларга, алар киләчәктә өйрәнелсен өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Ягъни безнең ЮНЕСКО да, Европа шурасы да бар. Бездә кече телләрне яклау өчен конвенция – килешү бар, тиешле хокукый мөмкинлекләр бар, аның хәл ителә торган ысуллары бар.

Әлбәттә, урыннарда телне белүчеләр, яшьләргә тапшыручылар булырга тиеш. Мәсәлән, сез үзегез телне белергә, кызыксындыра белергә тиешсез, шулай булганда яшьләр дә сезгә тартылачаклар, тел өйрәнергә теләкләре булачак." Катрин Меркел шундый фикердә.

"Түгәрәк өстәл" утырышы. Уңда - Катрин Меркел
"Түгәрәк өстәл" утырышы. Уңда - Катрин Меркел


Белгечләр мәдәният министры белән очрашты

Өлкә мәдәният министры Владимир Телевной белән экспертлар аерым очрашты. Очрашуда Европа шурасы тикшерүчеләре Омскида мәдәният өлкәсе үсешенә шундый зур игътибар бирелүенә соклануларын белдерделәр, дип яза мәдәният министрлыгының рәсми сайты.

Европа шурасы эксперт төркеменең Омски өлкәсе буенча эшлекле сәфәрләре тәмамланды. 15 март көнне алар кайтыр юлга чыкты.
XS
SM
MD
LG