Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милициядәге үлемнәр тарихы: Ринат Фәләхиевне үтерү эшен хакимият тикшерми


Ринат Фәләхиев
Ринат Фәләхиев

Казан милициясендә әле 2008 елда ук үтерелгән студент Ринат Фәләхиевнең әнисе Назаров үлеме очрагында да хакимият полицияне җавапка тартмау өчен тырыша дип исәпли. "Полицияне тикшерү халыкны тынычландыру өчен генә", ди ул.

Казан полициясе тоткарлаган Сергей Назаровның үлеменнән соң полиция әлеге хәл булган "Дальний" бүлегендә соңгы ике елда полиция гамәлләренә карата барлык шикаятьләрнең яңадан каралачагын белдерде, җитәкчелек полициянең шуңа охшаш канун бозулары турында хәбәр итүне сорады.

Әмма Казанның Азино-2 полиция бүлегенә сәламәт килеш эләгеп берничә сәгатьтән ашыгыч ярдәм машинасында авыр җәрәхәтләрдән үлгән Ринат Фәләхиев эшендә әлегә алга китеш күренми. Ринат 2008 елның 28 декабрендә күп кан югалтудан үлә. Назаров очрагындагы кебек үк, полиция хәзергәчә Ринат үз сәламәтлегенә үзе зыян китергән, кан тамырларын үзе кискән дип белдерә.

Ринатның әнисе Илсөяр Фәләхиева моның белән килешми. "Минем улымны милиция хезмәткәрләре азаплап үтерде", диде ул "Азатлык" белән сөйләшүдә. Илсөяр ханым һәм аңа ярдәм итүче хокук яклаучылар ул көнне милициядә Ринат ябылган бүлмәдә тикшерүче килгәнче үк канның юылып, бүлмәнең җыештырылган булуына, Ринатның тәнендә кыйнау, азаплау эзләре булуга, аның үз-үзен кырыну лезвиесе белән үтергәнлегенә дәлил буларак кесәсендә бер тартма лезвие булганлыгы әйтелсә дә, ул тартманың ачылмаган булуына һәм башка шундый аңлашылмый торган нәрсәләрнең күплегенә игътибар иткән.

Президент академиясе студенты Ринатны милициягә Җиңү проспектындагы бильярд клубыннан, дуслары белән имтиханнарны тапшыруны билгеләгәннән соң түләргә акчасы җитеп бетмәгән өчен тоткарлап алып китәләр.

Илсөяр Фәләхиева әйтүенчә, полиция бу көннәрдә үз хезмәткәрләренең канун бозган өчен җәзага тартылачагын белдереп кешеләрне тынычландырырга, күз буярга гына тели, чынлыкта исә вәхшиләрчә кеше үтерүчеләрне җәзага тартудан саклап калу өчен һәммә нәрсә эшләнә.

– Инде өч мәртәбә мәхкәмәдә булдык. Мәхкәмә дә җинаять эше ачарга дип карар чыгарды. Әмма тикшерү комитеты берни дә эшләми.

– Әле соңгы көннәрдә генә бу мәсьәләне яңадан күтәргәнегез булмадымы?

– Әлегә без гариза язмадык. Шулай да тикшерү комитетында мәхкәмә карары бар. Әмма алар җинаять эше ачарга дигән мәхкәмә карарын да үтәми, хәтта.

– Алга таба югарырак мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәргә җыенмыйсызмы?

– Бу эшне алга таба кузгату өчен нишләргә дә белмибез инде. Бөтен юлларны үтеп карадык. Баш прокурор Кафил Әмировка да барып сөйләшеп карадым. Бер атна элек кенә тикшерү комитетында да булдым. Хәзер алар телефонны да алмый. Ягъни җинаять эше ачмау, бу эшне чыгармау өчен һәммә нәрсәне эшлиләр.

– Әле менә хәзер Казанга милицияне тикшерү өчен тикшерүчеләр дә килгән икән?

– Миңа бу бер формальлек кенә булып күренә. Кешеләрне тынычландыру өчен бер формаль ягын гына үтиләр дип уйлыйм. Безнең эшкә андый игътибар бөтенләй юк.

– Сергей Назаров белән булган хәлдән соң полициядә ниндидер үзгәрешләр булыр дип уйламыйсызмы?

– Юк. Мин моңа ышанмыйм, чөнки мин бөтен инстанцияләрне үттем. Тулысынча битарафлык. Мин безнең Казанда полициягә кешеләрне канунсыз рәвештә тоткарлау һәм үтерү рөхсәт ителгәнен аңладым. Кызганыч, әмма мин шундый нәтиҗәгә килдем.

Хәзер Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә телибез. Белмим дә инде кая барырга да, мәхкәмәләрдә булдым, тикшерү комитетында булдым, прокуратурада булдым, президентларга хатлар яздым. Әни кеше тагын нәрсә эшли ала, урамга чыгып кычкырыргамыни инде?

Барлык шаһитләр дә минем улым Ринатны уңай яктан сурәтләде. Әмма бу азаплаулар белән 40 минут эчендә кыргыйларча үтерүгә карата җинаять эше ачмыйлар. Нигә икәнен белмим.

– Ләкин хәзер бит игътибар арта. Бу эшне газетлар да игътибар үзәгенә алса...

– Бик әйбәт булыр иде. Әни кеше буларак миңа хәзер бик авыр. Әле бүген дә кан басымым күтәрелде. Миңа беркем ярдәм итми. Адвокатлар да йөрде, хокук яклау үзәге дә, үзем дә бардым, хатлар да яздык. Беркая да кузгалмый. Статистика күрсәткечләрен бозасылары килми дип аңладым.

Әмма бу нормаль түгел дип уйлыйм. Кешеләрне үтерәләр һәм моның өчен беркем дә җәза алмый. Дөнья акылдан шашкан кебек.

Мәхкәмә өлкән тикшерүче Фәнис Шәйхетдиновның чара күрмәвенә каршы өч мәртәбә карар чыгарды. Алар өчен мәхкәмә карары да канун түгел. Тагын бер мәртәбә гариза язып карарбыз инде. Ике атна элек кенә Татарстан баш прокуроры урынбасары Артем Николаевта булган идек. Ул өстәлгә йодрык төя-төя сөйләде, тик бернинди җавап юк. Минемчә, алар күз буяу өчен генә безне кабул иткән булалар, әмма җинаять эше ачмыйлар. Әмма тикшерүчеләр әйтүенчә, җитәкчеләр бу эшне алга җибәрми. Без бик теләп эшләр идек, әмма җитәкчелек юл бирми диделәр.

– Нинди җитәкчелек инде ул?

– Тикшерү комитетыдыр инде. Прокурор, мин милицияне төрмәгә утыртмыйм, ди. Бу эшне йөз мәртәбә кире кайтарсам кайтарам, әмма милицияне хөкемгә бирмәячәкмен, ди. Менә шулай.

– Кайсы прокурор ул?

– Ул чактагы Совет районы прокуроры Рәфкать Купкенов иде.

Милиция ул вакытта да мәрхүм үзенә кул салды дип котылды


Ул вакытта бу эшне тикшерүгә дә Казан хокук яклау үзәге кушылган иде. Үзәк юристы Андрей Сучков Фәләхиев үлеменең дә, бу эшне тикшерүнең дә бик шикле һәм караңгы яклары күп булуын әйтә. Ни өчендер полиция бүлегендәге видеоязма бу канлы вакыйгадан соң ук алып тикшерелми. Ә тикшерүче аны тугыз айдан (!) соң гына соратып ала. Ә бу вакыт эчендә җинаятьне дәлилләрдәй өлеше сөртелгән дә булырга мөмкин, ди Сучков.

Фәләхиев вафат булгач Богданов дигән бер мәхкәмә эксперты Ринатның бары тик кулында гына яра бар дип документ тутыра. Ринат үлеменнән соң булган фотолар исә аның күт битләренә дә, кендектән аскы якка да очлы әйбер белән чәнчегәннәре турында сөйли. Аның үлеме дә канны күпләп югалту сәбәпле була. Өстәвенә, Ринатның җәсәден тикшерү өчен кабердән казып алгач аның битен сугып күгәрткәннәре ачыклана.

Моргка Ринатның киемнәрен алырга килгән Илсөяр Фәләхиева улының өс киемнәрен күреп телсез калган була. Алар канга баткан, пинжәге һәм чалбары да җөйләреннән аерылып ертылган була. Ә трусигында 13 тапкыр чәнчү эзләре булу ачыклана. Бәйсез экспертиза алар кайчы белән чәнчелгән булырга мөмкин дип нәтиҗә ясый.

Ринат белән булган хәл баштан ук серле башлана. Ринатның бурычы бар дип милиция бүлегенә түгел, ә клуб белән дус булган, ул төндә эшләмәгән милиция хезмәткәренең шәхси телефонына хәбәр итәләр. Ә ул хезмәткәр чынында шушы клубның "крышасы" булмады микән дигән шик юк түгел.

Милиция исә рәсмән сак хезмәте чакырыла дип килә. "Сак хезмәте белән клуб арасында килешүнең дә Ринат үлеменнән соң гына төзелүе - кырын эшләр барлыгын күрсәтеп тора", ди бәйсез юрист Сучков.

Ринатның әнисе Илсөяр Фәләхиева: "Ул үзенә кул сала алмый иде! Мин полиция бүлегенә китерелгән кешеләрнең үлүен теләмим. Бу бит беренче очрак кына түгел. Кешеләр анда яклау табарга тиеш, ә алар тиктомалга үтерелә! Җинаять кылган полиция хезмәткәрләре эшләрен дәвам итә, хәтта аларның дәрәҗәләрен дә күтәрәләр", ди.
XS
SM
MD
LG