Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы татар шагыйрәсе юбилеен билгели


Фәния Габидуллина
Фәния Габидуллина

Уфада яшәүче танылган татар шагыйрәсе һәм журналист Фәния Габидуллина тормышында истәлекле вакыйга – ул 55 яшен билгели. Шушы уңайдан аның хөрмәтенә байтак чаралар оештырыла.


“Башкортстан республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булган талантлы милләттәш гомерен журналистикага багышлады. Шул ук вакытта әдәби иҗатка да вакыт таба килде ул.

Фәния Габидуллина Дүртөйле районында туып үсә. Кечкенәдән әдәбиятка тартыла. Шуңа да Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Башкортстанга кайткач, 1985 елда Уфадагы “Кызыл таң” татар газетасына эшкә килә. Шунда корректор булып хезмәтен башлап, соңгы елларда газетаның әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.

Фәния Габидуллинага Ходай үзе әдәби иҗатка тартылу өчен илһам һәм дәрт биргәндер. Чөнки күренекле шагыйрь Шәехзадә Бабичның туган төбәгендә дөньяга килгән Фәния шушы шигъри һаваны сулап үскән. Шушында ук татарның горурлыгы булган Наҗар Нәҗми дә, әлеге көндә Казанда яшәүче танылган әдип Галимҗан Гыйльманов та әдәбиятка беренче сукмакларын салган. Әлбәттә инде, шундый сихри рухияттә тәрбияләнгән Фәния кечкенәдән әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Мәктәптә укыганда ук дивар газеталары чыгара, шунда ук үзенең шигырьләрен, нәсерләрен дә бастыра.

Үзенең Казан дәүләт университетында белем алуын да зур горурлык белән искә ала Фәния ханым. Филология факультетында талантлы шагыйрь Фәиз Зөлкарнәй, Галимҗан Гыйльманов кебек шәхесләр белән бергә укый ул. Әдәби иҗатта аралашып, “Әллүки” әдәби түгәрәгендә тәҗрибә уртаклашып, Мөхәммәт Мәһдиев кебек искиткеч талантлы мөгаллимнәрдә белем алулары да Фәния Габидуллинага киләчәктә шигърияттән аерылмаска өстәмә дәрт бирә.

Менә егерме җиде ел инде Фәния Габидуллина Уфадагы “Кызыл таң” татар газетасында эшли. Соңгы унөч елда редакциянең әдәбият һәм сәнгать бүлегендә мөхәррирлек итә, республикадагы татар каләм әһелләрен укучыларга танытуга, аларның әсәрләрен бастыруга күп көч сала. Газетада эшләү елларында аның каләме астыннан халкыбызның атаклы шәхесләре хакында да, гади хезмәтчәннәр турында да йөзләрчә тирән эчтәлекле һәм хискә бай язмалары, әңгәмәләре дөнья күрде аның. Гәзиттәге журналист хезмәте әдәби иҗатка вакытны чикләсә дә, Фәния ханым үкенми. Бу хәтта файдага да әле, ди ул.

Фәния ханымның әле Уфада узган Башкортстан Язучылар берлеге корылтаенда сайланган яңа җитәкчеләргә дә теләкләре бар. “Башкортстан Язучылар берлеге җитәкчелеге милләт аермыйча, башкортка да, татарга да тигез карасын иде, - ди Фәния ханым. – Без “Кызыл таң” гәзитендә башкортларга да, урысларга да, башка милләтләргә дә урын бирәбез, аларның әсәрләрен тәрҗемә итеп бастырабыз. Язучылар берлеге җитәкчелеге дә шушы үрнәктә эшләсен иде”.

Тынгысыз журналистика һөнәре бик күп вакытын алса да, Фәния Габидуллина үзенең күңел түреннән бәреп торган илһам чыганагын да тыеп тота алмый, әлбәттә. Аның шигырьләре туксанынчы еллар башыннан ук Башкортстан һәм Татарстан газета-журналларында басыла килде. Уфадагы “Акчарлак” шигъри җыентыгында да ике тапкыр аның байтак шигырьләре дөнья күргән иде. Аннан соң талантлы шагыйрә берничә шигъри җыентыгын нәшер итте. Алар арасында “Таң кызы”, “Күңел җимешләре” исемле китаплары аеруча югары бәя алды. Публицистика китаплары да басылып тора аның.

Бу көннәрдә Фәния ханымның юбилее уңаеннан байтак чаралар оештырыла. Аның иҗат кичәсе Уфада, Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәдә дә үтте. Җыр-моң, дәртле биюләр белән аралашып барган кичәдә күренекле әдипләрдән җылы котлаулар һәм иҗатына югары бәя алды Фәния Габидуллина.
XS
SM
MD
LG