Европа берлегенең тышкы сәясәт югары вәкиле Кэтрин Эштон бер атна дигәндә Европа берлеге илләренә Беларустан элек чакыртылып алынган илчеләрне кире җибәрергә тәкъдим итте.
Эштон Минскига илчеләрнең Европа берлеге илләре тышкы эшләр министрлары очрашуына кадәр кайтырга тиешлеген әйтте. Әлеге очрашу 22-23 мартка билгеләнгән. Анда Беларус республикасына каршы яңа чикләүләр раслануы ихтимал.
Минскиның Польша һәм Европа берлеге вәкилен илдән чыгару турындагы хәбәреннән соң Европа Берлегенә кергән 27 илнең илчеләре Беларустан февраль азагында чакыртылып алынды.
Бу Беларус түрәләрен Европа берлеге илләренә керүне тыю турындагы “кара исемлек”нең киңәйтелүенә бәйле иде. Әлеге түрәләр оппозиция активистларын эзәрлекләүгә катнашлыгы булуда шикләнелә.