Accessibility links

Николай Тимофти Молдова президенты итеп сайланды


Молдова парламенты бүген илнең президенты итеп 63 яшьлек Магистратура югары шурасы рәисе Николай Тимофтины президент итеп сайлады.

“Европага интеграция альянсы” идарә коалициясе тәкъдим иткән Тимофти намзәтен 101 депутатның 62 яклаган.

Парламентның канунилыгын танымаган һәм аның утырышларына бойкот белдергән коммунистлар фракциясе сайлауда катнашмады.

Бүгенге сайлау ике ел ярым эчендә президентны сайларга тырышуның сигезенче очрагы булды.

Депутатлар алдында чыгыш ясап, Тимофти Молдовага таркалган җәмгыятьне берләштерә торган милли идея кирәк булуын әйтте. Һәм аның сүзләренчә, мондый идея булып Европага интеграция торырга тиеш.
XS
SM
MD
LG