Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрәләр күпбалалы гаиләләргә яхшы җир бирергә теләми


Күпбалалы гаиләләр каршылык чарасында. Ирек мәйданы, Казан, 15 март 2012
Күпбалалы гаиләләр каршылык чарасында. Ирек мәйданы, Казан, 15 март 2012

Казан федераль университеты галиме Олег Бәдретдинов, Казанның үзендә һәм башкаладан ерак булмаган җирдә дә яхшы кишәрлекләр бар, нигәдер аларны күпбалалы гаиләләргә бирергә теләмиләр, дип әйтә.


Күпбалалы гаиләләр кануни хокукларын яклап пикет үткәрергә Мәскәүгә барырга җыена. Алар бирешмәячәкбез, көрәшне дәвам итәбез дип әйтә. 15 март көнне чираттагы пикетларын Татарстан хөкүмәте бинасыннан ерак булмаган Ирек мәйданында үткәрделәр. Түрәләр алар янына чыгып карауны кирәк санамады. Каршылык чарасына 30-лап гаилә килгән иде.

Алар хакимиятләрнең Биектау районында бүлеп бирергә җыенган җирләрен алырга теләми. Казаннан 10 чакрым ераклыктагы бу 300 гектар кишәрлек Каймар һәм Иске Тура авыллары арасына урнашкан. Бу урыннан алты чакрым ераклыкта гына “РосРАО”ның “Радон” дип аталган нурланышлы матдә калдыкларын күмү базы урнашкан. Бу баз әле дә эшләп килә һәм аңа Татарстан, Мари Иле, Чуашстан ширкәтләрендә җитештерүдән соң калган калдыклар китерелә.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарәпов фикеренчә, “Радон”га Мәскәүдән дә нурланышлы матдәләрнең калдыкларын китерә башларга мөмкиннәр.

Татарстан экология министрлыгы күпбалалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җирнең бернинди куркынычы да юк, бу коткыга бирелү генә дип белдерә. Роспотребнадзор һәм министрлык бу урынга барып нурланыш дәрәҗәсен үлчәп тә кайтты. Бу хакта хөкүмәт канаты астындагы мәгълүмат чаралары сәгатенә 5-8 микрорентген нурланышның сәламәтлеккә бернинди зыяны юк дип сөйләде.

"Радон"ның да куркынычы бар

Казан федераль университетының экология һәм география институты галиме Олег Бәдретдинов, Казанда да 8 микроренгеннан югарырак күрсәткән урыннар бар, бу зур шәһәрләр өчен гадәти күренеш, дип әйтә. Әмма җитәкчелекнең “Радон”нан ерак булмаган җирләрне кемгә-кемгә, күпбалалы гаиләләргә бүлеп бирергә җыенуларын, уйламыйча эшләнгән адым дип бәяли.

Бәдретдинов фикеренчә, беренчедән, әгәр андый-мондый хәл була калса, мисал өчен, “Радон”да хәвеф-хәтәр, көтелмәгән хәл килеп чыкса, йә булмаса террор гамәле кылынса, бу бик куркыныч урын булып тора. Галимнәр, "Радон" ябылырга, анда нурланышлы калдыклар китерү туктатылырга тиеш, ди.

Икенчедән, күпбалалы гаиләләргә шәһәрдән читтә, барырга ерак җирне бүлеп бирү – аларны санга сукмау, кеше рәтенә куярга теләмәүне күрсәтә. Билгеле булганча, күпбалалы гаиләләр, гадәттә, бай түгел, шәһәрдән ераклык аларга проблем гына тудырырга мөмкин.

Әниләр һәм әтиләр 15 март көнне үткән митингта мәсьәләнең бу ягына да, шәһәрдән ерак булуына да, басым ясады. Җирне Казаннан бирүләрен таләп итәчәкләрен белдерде. Канун нигезендә ул нәкъ шулай булырга тиеш тә.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин 15 марттан соң күпбалалы гаиләләргә башка бер җирдә кишәрлек бирү мәсьәләсе карала башлаячак дип әйткән иде. Әмма мэриянең матбугат хезмәте әлегә кадәр бүтән урын табылмаган дип белдерә.

Казан тирәсендә дә яхшы җирләр җитәрлек

Олег Бәдретдинов әйтүенчә, күпбалалы гаиләләргә бирү өчен Казанның үз тирәсендә дә менә дигән җирләр бар. Күрәсең, җитәкчелекнең аларны бирәсе килми.

“Казан тирәсендә җирләр бик күп. Шәһәр үзәгенә бик якын булган Константиновка авылы янында да бик зур кишәрлек бар. Без ул урынның нурланышын тикшердек инде. Газ китерелгән, әлегә анда бернәрсә дә төзелә башламаган, ул урыннар авыл-хуҗалыгы җирләре исемлегеннән чыгарылган. Иң әһәмиятлесе – ул Казан үзәгенә бик якын. Бу беренчесе булды. Икенчесе – Казаннан ерак булмаган Көектә, өченчесе – Салмачта да яхшы урыннар бар. Җирләр җитәрлек”, ди Бәдретдинов.

Константиновка янындагы кишәрлекне ул экология ягыннан да бик чиста һәм нурланышсыз урын дип атый. Белгечләр “Радон” тирәсендәге җирләрнең тагын бер куркыныч ягы бар дип белдерә. Моннан ерак булмаган җирдә генә Биектау районында “Оргсинтез” советлар заманында җир астына фенол күмгән булган. Альберт Гарәпов анда андый-мондый хәл була калса, Казан өчен дә, тирә-яктагыларга да иң куркыныч урын бу дип әйтә.

Чистайда нурланыш 40 микроренгенга җитә

Казанда һәм Казан тирәсендә яшәү өчен бик чиста булган, сәламәтлеккә зыян килми торган җирләр бөтенләй юк мөгаен дигән сорау да туа. “Нишләп булмасын! Андый җирләр бар, анда түрәләр генә яши. Ул – Боровое Матюшино”, дип әйтә Бәдретдинов.

“Бу – искиткеч урын. Монда, беренчедән, урман, икенчедән, Идел елгасы һаваны чистартып тора. Шуңа күрә дә инде анда идарә итүчеләр яши”, ди Бәдретднинов.

Ул, гомумән Татарстанда экологиягә, радиацияле урыннарга, гади кешеләрнең кайда һәм ничек яшәвенә игътибар юк дип әйтә. Казанда нурланыш уртача 7-10 микроренген тәшкил итсә, Менделеевскида 20-25-кә, Чистайда 40-ка кадәр җитә. “Татнефть” корылмаларында сәгатенә 100 микроренген нурланыш биргән урыннар да бар.
XS
SM
MD
LG