Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә полиция “Путинсыз Русия” пикетын куып таратты


Сембер – Бүген Сембердә “Путинсыз Русия” дигән шигар белән үткән пикет полиция тарафыннан куып таратылган. Җиде кеше, шул исәптән пикетны оештыручы Константин Трошин тоткарланган.

Хакимиятләр белән килештереп оештырылган чара 12дә башланып 2 сәгать дәвам итәсе булган.

Ләкин 40 минут үткәннән соң полиция пикетчыларга таралырга кушкан. Янәсе, күршедәге “Видео” кибетеннән, пикетчылар халыкка кибеткә керергә комачаулый, дигән шикаять килгән.

Трошин аңлатма бирергә сорагач, аны борып алганнар һәм машинага салып алып киткәннәр. Трошин сүзләренчә, полиция вәкилләре тоткарлау вакытында бик тупас хәрәкәт иткән, аның кулын имгәткәннәр. Ул полиция гамәлләрен мәхкәмәгә шикаять итәргә җыена.
XS
SM
MD
LG