Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар кызы": татар теле шомара, самимилек югала


"Татар кызы-2012" бәйгесе җиңүчесе – Йолдыз Кадыйрова
"Татар кызы-2012" бәйгесе җиңүчесе – Йолдыз Кадыйрова

“Татар кызы” бәйгесе быел 16нчы тапкыр узды. Оештыручылар аның дәрәҗәсе ел саен үсә дип әйтә, ләкин ул һаман шәһәр күләмендә узучы бәйге булып кала бирә. Республика дәрәҗәсенә җитәр өчен акчамы, әллә теләк җитмиме?


Казанда 160 мәктәп бар, аларның 40ы – татар телендә белем бирүче дип саналучы уку йортлары. “Татар кызы” бәйгесендә катнашу мәҗбүри түгел, ләкин ел саен катнашырга теләүчеләрнең саны арта бара дип әйтә оештыручылар. Быел көч сынап карау теләге белән 15ләп туташтан гариза кабул ителгән. Нәтиҗәдә 7 кыз сайланып алынган. Күренгәнчә, барлык мәктәпләр дә татар бәйгеләрендә катнашырга ашкынып тормый.

Милли ризыклар урынына Универсиада торты

Бәйге берничә этаптан торган. Камал театрында узучы финалга кадәр кызлар үзара интеллектуаль бәйгедә ярышкан. Хөкемдарлар рәисе, шагыйрь Роберт Миңнуллин белән гүзәл затлар җәмгыятьтәге хатын-кыз роле, татар гаиләсе нинди булырга тиешлеге, бала тәрбияләүнең үзенчәлекләре хакында әңгәмә корган.

Икенче этапта кызларның аш-суга осталыкларын тикшергәннәр. Универсиада темасына нигезләнеп, һәр кыз тортны бизәргә тиеш булган. Универсиада темасын истә тотып, Татарстан байрагының төсләрен кулланып, ак барс, лалә чәчәкләре белән бизәлгән тортларга татарча үзенчәлекле атамалар биреп тәкъдим иткәннәр. Моңа кадәр “Татар кызы” исеменә дәгъва кылучылар милли ашлар пешереп, бер-берсе белән ярыша иде. Татар ризыкларын пешерә беләләрме-юкмы, барысы да ачык күренә иде. Быел бу биремнән баш тартканнар, оештыручылар “тортны бизәү биреме бәйгегә яңалык кертте” дип аңлатты. Ике бәйгенең дә фрагментлары Камалда узган финал өлешендә тамашачыларга күрсәтелде.

"Татар кызы" бәйгесенең күренеше
"Татар кызы" бәйгесенең күренеше
Әйтергә кирәк, финалга барып җитүчеләрнең барысы да татар мәктәпләрендә укучы кыз балалар түгел, шактые урыс мәктәбендә белем алучылар. Ләкин барысы да саф татар телендә чыгыш ясады. Моңа кадәр акцент белән сөйләшүчеләр дә очрый иде, бу юлы тел-теш тидерерлек түгел. Казанда туып-үскән кызларның татар телендә камил сөйләшүләрен ата-ана һәм мөгаллимнәрнең казанышы дип билгеләргә кирәк.

Беренче бәйгедә кызлар үзләренең киләчәктә нинди һөнәр сайларга теләвен аңлатып, үзен тәкъдим итәргә тиеш иде. Чыгышлардан күренгәнчә, кызларның кайсысыдыр табибә, шәрык телләре белгече, сәхнә артисты, татар халык иҗатын өйрәнүче галимә булырга хыяллана.

Финал бәйгесенең икенче биреме “Бишек җыры” дип аталды. Кызларның һәрберсе балалар ияртеп “Зө-ләй-лә” триосының фонограмма җырына кушылып җырлады.

"Бәйгенең сафлыгы югалмасын иде"

Киләсе биремдә кызларның артистлык сәләтләре сыналды. Кызлар татар музыкаль әсәреннән кыска күренешләрне уйнап күрсәтергә тиеш булды. “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Сүнгән йолдызлар”, “Башмагым”, “Канлы туй” музыкаль пьесалар күренешләре тәкъдим ителде. Музыкаль әсәрдә уйнау зур осталык таләп итә, барысы да җырлау сәләтенә ия түгел, шуңа күрә барысын да җырлату уңышсызрак килеп чыкты булса кирәк.

Хөкемдарләр Изольда Сахарова белән Раилә Гарипова
Хөкемдарләр Изольда Сахарова белән Раилә Гарипова
Хөкемдар составында булган “Мисс Татарстана” бәйгесен уздыручы Изольда Сахарова “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәдә “Кызларның ачык киемнәрдә чыгыш ясаулары, мәхәббәт сәхнәсенең күренешләрен уйнау “Татар кызы” бәйгесенең сафлыгын, самимилеген юкка чыгара” дип әйтте.

“Канлы туй” күренешендә кыз бала белән бергә ниндидер ир уйнады, сәхнәдә тәнен сыйпап, кыз бала белән мәхәббәт турында сөйләшеп бәйрәмнең ямен җибәрә язды, болар бәйгегә гомумән туры килми.

Аннары милли киемнән чыккансың икән, хәрәкәтләр дә татар кызларныкы кебек тыйнак булырга тиеш. Алар бит мәктәп укучылары, кыз балалар. Бу режиссерның кимчелеге дип саныйм, бәйгенең асылын, мәгънәсен аңлап җиткермәүчеләр дә булгандыр. “Татар кызы” бәйрәменең асылы да сафлыкта, самимилектә”, диде Изольда Сахарова.

"Заманнан калышмаска тиешбез"

Татарстанның халык артисты, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетмейстры Раилә Гарипова “Татар кызы” миллилекне саклап, заманча оештырылырга тиеш дип саный.

“Бәйгедә миллилекне саклау яхшы күренеш, ләкин калфак, читек киеп, Сөембикә турында сәхнәдән сөйләү генә җитми. Кем ул XXI гасырда яшәүче татар кызы? Бүгенге заман татар кызы тарихны, туган телен, гореф-гадәтләрен белә, ләкин заман белән бергә атлап, актив тормыш алып барганын күрмәдем. Советлар заманындагы калган калька буенча бер үк әйбер сөйләү гадәте калган, авылчарак килеп чыга. Кайберләре ни сөйләгәнен аңлап та бетерми, "мин мөселман татар кызы" дип горурланып әйтә, ә видеотасмада аның ачык киемнәрдәге фотосүрәтләре күрсәтелә. Ихласлылык җитми кызларга, ятлаган текстлар белән чыгыш ясап тамашачыларны ышандыру авыр. Мондый бәйгеләргә заманча караш булырга тиеш, татарлар аерым бер дөньяда яшәми, ясалмалыктан качарга, яңа дәрәҗәгә күчәргә кирәк”, дип саный Раилә ханым.

Юрганга карап аяк сузу

Бәйгенең оештыручылары – Казан шәһәре башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар урнаштыру бүлеге, Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае.

Ирек Арсланов
Ирек Арсланов
“Татар кызы”, “Татар егете” кебек бәйгеләрне оештыру эшләренең шактый өлеше Казанның Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар урнаштыру бүлегенә төшә. Аның башлыгы Ирек Арсланов, “ашаган түгел, тураган белә”, ди. Бюджеттан татар бәйгесе өчен күпме акча бүленгәнен әйтмәде, ләкин “бу бик аз акча, алар режиссер һәм алып баручы хезмәте өчен түләр өчен генә җитә” дип әйтте.

“Кулдан килгәнне барысын да эшлибез, иганәчеләрнең ярдәменнән башка бәйгене ерып чыгып булмый, аларны да үзебез эзлибез, шәхси танышлык аша гына өстәмә акча табып, кызларга бүләкләүне оештырабыз.

Башкалада яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү програмы аша бюджеттан акча аз бүленә. Әлбәттә, бәйгене зурлап уздырырга теләр идек, ләкин юрганга карап, аяк сузабыз. Бездән күреп, башка район-шәһәрләр бу бәйге уздыра башласа, әйбәт булыр иде. Үзләрендә җиңгән кызлар Казанда оештырылган финалда катнашса, бу бәйгегә караш та башкачарак булыр иде. Республика, аннары бөтенрусия бәйгесе итеп үсәр өчен "Татар кызы"ның потенциалы бар”, ди Ирек Арсланов.

Бәйгедә җиңүчеләрне билгеләү авыр булды, бәхәс озак барды, шулай да хөкемдарларның күпчелеге Казанның Киров районының 15 санлы гимназия укучысы Йолдыз Кадыйрова “Татар кызы-2012” исеменә лаек дип тапты. Туй үпкәсез булмый диләр, жюри карары тамашачыларның фикере белән туры килмәде. Йолдызның җиңүе барысы өчен дә көтелмәгәнрәк килеп чыкты. Камал фойесында тамашачылар арасында ризасызлык белдерүчеләр тынычлана алмыйча, шактый озак таралмый торды.
XS
SM
MD
LG