Accessibility links

Казанда каршылык белдерүчеләрне өч сәгать автозакта тотканнар


Чарада катнашучылар эчке эшләр министрлыгына таба юнәлгәч, полиция аларның юлын япкан, чуалышлар башланган.
Чарада катнашучылар эчке эшләр министрлыгына таба юнәлгәч, полиция аларның юлын япкан, чуалышлар башланган.

Якшәмбе Казанда полиция золымына каршы чарада катнашкан сигез кеше дүшәмбегә каршы төнне полиция бүлегендә үткәрде. Көндезге сәгать бишенче яртылар тирәсендә кулга алынган кешеләрне өч сәгать автозактан чыгармыйча тотканнар. Аларның күбесе – Гражданлык берлеге активистлары.

Полициядәге хокук бозуларга каршы оештырылган митингта катнашкан Казан кызы Алинә кичәге вакыйгалар турында “Азатлык” хәбәрчесенә сөйләде. Үзенең фамилиясен ул әйтергә кыймады.

Сергей Назаровны искә алып булмады

“Сәгать көндезге өчтә без Ирек мәйданында җыелдык. Шәһәр хакимияте әлеге җыенга рөхсәт бирмәде. Чарага полициядән золым күргән кешеләр килгән иде. Әйтик, Яшел Үзәннән улы билгесез югалган бер ханым килде. Аның улы полиция тарафыннан тоткарланганнан соң юкка чыккан”, дип сөйләде Алинә.

Ирек мәйданында тик кенә басып торганнан соң, иллеләп кеше Черек күл тирәсендә урнашкан эчке эшләр министрлыгы бинасына таба юнәлде. Максатлары – Сергей Назаров истәлегенә такыя салу иде.

“Лобачевский белән Дзержинский урамнары киселешенә барып җиткәч, ни күрик: алтмышлап полиция хезмәткәре Дзержинский урамын тулысынча камап алган. Ниндидер полковник безгә: “Кичекмәстән таралашыгыз! Сезнең йөрешегез рөхсәтсез килеш уза”, диде. Нинди йөреш? Без тыныч кына урам буенча атлап килә идек.

Шулвакыт бер егет Русия гимнын җырлый башлады. Аны шундук кулга алдылар да автозакка утырттылар. Без: “Оят! Оят!” дип кычкыра башладык. Мин камера белән полиция хезмәткәрләре янына килеп, “Сез интернет йолдызлары булачаксыз!” дип йөзләренә кычкырдым. Күрәмсең, алар мине журналист дип уйлагандыр. Миңа тимәделәр”, дип дәвам итә Алинә.



Берничә минут эчендә сигез кеше тоткарланды. Араларында 70 яшьлек ир-ат һәм Светлана исемле туташ та булган икән. Соңыннан әлеге 70 яшьлек ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр һәм ул шуннан өенә кайтып киткән.

“Иң шаккатырганы шул: аларны 16 сәгать 20 минутта кулга алсалар да, автозактан полиция бүлегенә нибары кичке сәгать 8ләрдә генә чыгардылар. Ягъни алар 3 сәгать салкын автомашинада үткәрергә мәҗбүр булды”, ди Алинә.

Бәдрәфкә дә чыгармадылар

20 яшьлек Иван Реут – кулга алынганнарның берсе. Без аның дусты Владимир белән элемтәгә кердек. Владимир Иванның соңгы төнне нинди шартларда үткәргәнен сөйләде.

“3 сәгать буена автозакта утырганнан соң, Иванны камерага ябып куйганнар. Камерада коточкыч салкын, дип сөйләде Иван. Җитмәсә, аны хәтта бәдрәфкә дә чыгармаганнар. Бүген иртән мәхкәмә буласы иде. Без барыбыз да иртәнге сәгать 9да Груздев урамы 4 йортта урнашкан мәхкәмә бинасына килдек. 8 сәгать шунда көттек! Нәтиҗәдә бернинди утырыш булмады! Көндезге сәгать 4тә барлык гаепләнүчеләрне яшәгән җирләренә озаттылар. Аларның эшләрен мировой хөкемдарлар караячак”, дип сөйләде Владимир.

Кичә кулга алынган активистларны рөхсәтсез йөреш оештыруда гаеплиләр икән. Владимир сөйләвенчә, Иван Реутка полиция белән низагка керүне дә шелтә итеп такмакчылар. Хөкемдар аны гаепле дип тапкан очракта, ул 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителәчәк.

25 мартта Казанга Русия прокурорының беренче урынбасары Александр Бастрыкин килүе көтелә. Казан гражданлык берлеге ул көнне дә митинг оештырырга ниятли.

XS
SM
MD
LG