Accessibility links

Кайнар хәбәр

Микрофон да шампан шешәсе була ала. Малахов кулында


 "Пусть говорят" тапшыруы, 16 март 2012
"Пусть говорят" тапшыруы, 16 март 2012

Русиянең Беренче телеканалында эфирга чыгучы "Пусть говорят" тапшыруы дистәләрчә миллион тамашачы җыя. Димәк, ток-шоуны алып баручы Андрей Малахов Мәскәүдә үткән митинглардан да, хәтта Русия президентының турыдан-туры эфирыннан да тәэсирлерәк булып чыга. Андрей Малаховның аудиоториясе илбашын яраткан булып кыланучылар даирәсеннән дә киңрәк диләр. Янәсе, тыңлап торыгыз, халык үзе туйганчы сөйләсен әйдә! Бу инде Русиядә хөрриятнең дөньядагы иң демократик илләреннән арттырып жибәреп дулавы дигән сүз. Ышанып буламы моңа?

Ай-һай, Мәһди әйтмешли, едва ли. Мәскәүнең Сазлык мәйданында, Сахаров проспектында гөрләгән йөзмеңле митингларны оныттырыр өчен генә илнең дилбегәсен бер сәгатькә Малаховка биреп торсалар гына инде...

Һәрхәлдә узган атна азагында Беренче каналда барган тамаша шундый тәэсир калдырды. Менә 10 көн инде Казанның “Дальний” полиция бүлегендә булган хәлләр турында көн саен барлык каналлар да бөтен Русиягә, дөньяга сайрап тора. Чечняда барган сугыш турында да алай сөйләмәгәннәр иде. Архив кадрларында куллары богауланган 3-4 полиция егетен күрсәтеп алалар, аннары полиция бинасын. Мәсьәлә ачык, бу тема туйдыра башлады, яңалык юк.

Шулай дияр идең дә, әмма торган саен яңа фактлар чыгып тора. Гыйнвар башында шул ук “Дальний” полиция бүлегендә Алия Садыкованы акча урлауда гаепләп, көне-төне сорау алганнар, куркытканнар. Беренче каналның экранын тутырып аның күз яшьләре, елаган чырае озаклап күрсәтелде, әнисенең, якыннарының хисләре дә шунда ук трансляцияләнде.

Чыннан да, нинди хәл бу? Полиция, тикшерү комитеты, прокурорлар, мәхкәмәләр бергәләшеп кешеләрне газаплыйлар. Шундый матур, акыллы кыз 70 мең акча урлаган дип кем әйткән, аның нинди дәлилләре булган? Узган гасырның 37нче еллары кайткан булып чыга, НКВД-сы да шул килеш калган. Шулай микәнни? Димәк, милициянең исемен алыштыру, эш хакларын арттыру, аттестация үткәрү, президент һәм думаны яңадан сайлаулар юкка гына булган? Канун, гаделлек булмаган, ә хәзер инде исеме дә онытылган бер илдәге Пол Пот җәлладларының бүгенге Русиягә “кайтуын” фаш итүче Малахов теләсә нинди Навальныйларны узып китә булып чыга. Ләкин моның өчен аны кыйнап КПЗга озатмыйлар, киресенчә прайм-таймда 140 миллион кешеле ил халкына “җомга вәгазе” сөйләтеп, үзенә мул гына акча бирәләр. Вәт каһарман ичмасам!

Хикмәт нәрсәдә? Бу болай да аңлашылып тора. Әллә кайчан, 460 ел элек яуланган илнең һәм борынгы милләтнең варислары һаман бетмичә, башкаларны узып, төрле өлкәләрдә үрнәк күрсәтүе белән “коткы тарата” ич! Милли республика дигән яман чир һаман юкка чыкмаган. Хәтта Мәскәүдәге президент тандемы да аны юк итәргә бик кыймый, вакытны суза. Менә шуның сурәтендә беркемгә дә билгеле булмаган Сергей Назаровның нәкъ менә Казанда газаплап үтерелүе татарга каршы көчләр өчен зур бүләк булды.

Малахов тапшыруында бу вазгыятьне ләззәтләнеп күрсәттеләр. Полициядә эшләүчеләр барысы да татарлар. Чыннан да, урам сакларга, җинаятьче эзләргә, хәтта Чечняда тәртип сакларга да авылдан килгән таза татар егетләрен җигәләр. Киез итек, бушлат кидереп, күсәк тоттырып урамга чыгарып җибәрер өчен татар авылыннан килгән фатирсыз егетләр бик кулай. Аларның да төрлесе буладыр, татар егетләре система нинди сабак бирә, шуңа өйрәнәләр. Җитмәсә “ментларның” Татарстандагы һәм Русиядәге иң зур башлыклары да татар кешеләре бит әле. Шуңа күрә илдәге җинаятьчелек өчен гаепне татарларга тагып кую ләззәте мәскәүләрдә бик көчле.

Малахов тапшыруына чакырылган эксперт-депутатлар мондый вәхшәтнең бөтен Русиядә киң таралуын кыстыргаласалар да, күз алдында татарның, Казанның торуы студиягә җыелган кешеләрне исерткән иде. Полиция бүлегеннән үлеп кайтучы Назаров та, Юдинода йөрәге туктаган кеше дә – руслар. Ә газаплаучылар – гел татарлар килеп чыга. Күрәләтә милләтара коткы таратмас өчен, полицияне фаш итү өчен Малахов тапшыруына чакырылган Казан кешеләре татар исемле – анысын да уйлаганнар!

Татарлыклары күпме булуын әйтеп булмаса да, хокук яклаучның да, Назаров дустының да, полицияне сүгүче башкаларның да татар булуы бу юлы милләтара сугышның студиядә кабынып китүенә юл куймады. Әгәр дә Алия Садыкова урынына берәр “марҗа” туры килсә, башлар бетәчәк иде! Татарларга урамга чыгарга да куркыныч булыр иде. Татарлар полиция киеме киеп, русларны үтерә дияр иделәр.

“Дальний” вакыйгалары Татарстан полициясенең бигрәк тә каты эшләвен, “тырыш” булуын күрсәтә. Аны Русиядәге иң шәп полиция диделәр. Күрәсең, җинаятьчелек белән көрәштә артык “тырышып” ташлаганнардыр. Әсгать Сәфәров оешкан җинаятьчелекне тар-мар иткән, бандитларны утырткан, йә аларны Татарстаннан куган генерал. Ул бар Русиядәге иң көчле министр булып санала. Русия полициясендәге яман чирнең нәкъ Татарстанда тишелеп чыгуы очраклы хәл булырга тиеш.

Мәскәүдә зур урында эшләп, күп белүче танышларым фикеренчә, полициядәге ерткычлыклар башкала Мәскәүдә дә, төбәкләрдә дә көн саен булып тора. Ләкин бүген Татарстанда булганын күпертеп кулланырга булдылар. Бөтен яманлыкны татарга тагу очраклы хәл түгел. Анысы күптәннән, тарихтан килә.

Ләкин Малахов барысын да уздырды. Назаровның әнисе әйткән ләгънәт сүзләре, никахсыз хатынының кайгысы, күршеләрнең мактавы (“тыныч, позитив кеше, әйбәт, уңай..”) аңлашыла. Андый “фәрештәне” газаплаучыларга нәфрәт хисен кыздырганда, Назаровның корбан булуы гына җитми күрәсең. Мәрхүмнең исерек булуы, ул көнне кесә телефоны урлап тотылуы, 52 ел гомеренең 18 елын төрмәдә үткәрүе, 6 тапкыр җинаять кылуы (шуларның берсе кеше үтерү!) Малаховның миллионлаган тамашачысы өчен сер булып калды. Тәмам җанга тиеп беткән бу адәмнән читтә торырга кирәк булган. Криминал дөньяда аны үз әшнәләре үтерсә, Назаровны кызыл табутта, телекамералар алдында зурлап күммәсләр иде. Ә “Дальний” полиция бүлеге ахмаклары ярдәмендә ул хәзер каһарманга әйләнде.

Татарстан эчке эшләре министрыгына каршылык митингына килүчеләр арасында, төрмәдәге бандит-бурларны яклаган, аларны чыгаруны таләп иткән плакат күтәргән криминаллар булган. Хәзер чын җинаятьчегә дә якын килеп булмас дип кайгыра икән кайбер намуслы (андыйлар да бар) полиция хезмәткәрләре.

Андрей Малахов үзе дә хөкемдар вазифасын алып, ток-шоуга җыелучылардан полиция хезмәткәренең үзләрен шампан шешәсенә утыртырга кирәклеген әйттерде. Җавапка тарттыру, исбатлау мәшәкатьләрен самосуд белән алыштыру, туры эфирда хөкем итү, телестудия “мәхкәмәсе” полиция башбаштаклыгыннан да куркынычрак. Чөнки теләсә кем тиктомалга җинаятьче итеп бөтен дөньяга игълан ителергә мөмкин. Сенсацияле вазгыять белән соклануын яшерә алмаган Малаховның кулындагы зур микрофон ул кичтә буш шампан шешәсе булып күренде. Кешеләргә кайсы яктан мондый корал белән килү мөһим түгел, чөнки куркыту, газаплау нияте уртак.



Шулай итеп, бу көннәрдә гаепсездән гаепле хәлендә калган Татарстан һәм бик күп татарлар өстәмә рухи газап кичерә. Бу вакыйгалар тиз онытылмаячак. Республикаларны юкка чыгару турында яңадан сүз кузгалса, Татарстан дигән сүзнең тискәре мәгънәсе калкып чыгачак.

Беренче каналның “җомга вәгазе” теләсә нинди “дошман радиосына”, “экстремистик басмага” караганда усалрак итеп Русиягә, аның яңа сайланган думасына, президентына һөҗүм итте. Бөтен системаны фаш итүнең ихласлыгына ышанып булмый. Бу сәяси уенга Путин-Медведевлар үпкәләми (хәлбуки 5-6 ел элек барлык чит ил радиолары ретрансляциясен кысрыклап чыгарып үзләренә газиз каналларны гына калдырсалар да).

Димәк, бу сәяси уеннарның кайберәүләргә файдасы бар. Хәзер инде демократия, сайлауларның чисталыгы турында сүз куерту урынсыз, шөрепләрне бушатырга түгел, катырак борып куярга кирәк дигән тәэсир кала. Бигрәк тә Казанда шундый вәхшилекләр булып ятканда, татарлар дилбегәдән ычкынганда...

Малахов тамашачысы бер дә патриотик хисләр уятмады. Киресенчә, бөтен системага, хакимияткә җирәнеп карарга мәҗбүр итте. Укшыткыч дару, косасы килү кем файдасына булачагын алдан үлчи алмаганнардыр. Узган елда уңышсыз очкан космик корабының Марска түгел, җиргә очканына алдан белә алмаган кебек.

Әгәр дә Русиянең Беренче каналы алдында шундый курку, илгә җирәнү хисләрен уяту максаты куелган булса, Малахов һәм аның хуҗалары (татарга үч итеп булса да) бу максатка иреште, моның белән аларны котларга мөмкин.


"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG