Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан полициясеннән зыян күрүчеләр хәзер Мәскәүгә өмет тота


Илдархан Дәүлиев
Илдархан Дәүлиев

19 яшьлек Айрат Дәүлиевка кеше үтерүдә гаеп тагалар. Егетнең әти-әнисе уллары полициягә шикаять язган өчен полиция аннан үч ала дип саный. “Мин инде бернәрсәдән дә курыкмыйм. Улымны нахакка төрмәгә утыртудан коткарып калу өчен ахырына кадәр көрәшәчәкмен”, ди Илдархан абый.


Үткән елның ноябрендә Айрат Казанның тимер юл вокзалында поезд көтә. Урамда салкын булу сәбәпле ул вокзал бинасына керергә тели. Полиция хезмәткәрләре аны кертми. Егетнең азмы-күпме хокукый белеме бар: ул Гаделият академиясендә (Академия правосудия) белем ала – тота да полиция хезмәткәрләренә шикаять яза.

Ике атнадан соң Айрат эшләгән кафега полиция килеп керә. Айратны иң элек телефон урлауда гаеплиләр. Соңрак аны Лаеш районына алып китәләр. Егет такси йөртүчене үтерүдә шикләнелә. Ләкин Лаештагы тикшерүдән соң аның гаебе расланмый.

“Шуннан соң аны Казандагы бер бистәгә алып китәләр. Анда мәет табылган була, Айратны шул кешене үтерүдә гаеплиләр. Улым шул нахак гаеп өчен инде дүртенче ай рәшәткә артында. Аны ничек кенә җәберләмәделәр. Ломга бәйләп куйганнар. Чишендергәннәр. Пычак белән бармакларын кисеп алабыз дип янаганнар. Айрат түзмәде – буш кәгазьгә имзасын куйды. Ә аннары шул кәгазьгә бөтен “булган хәлләрне” өстәп язып куйдылар: имеш, Айрат шул кешене үтерүдә үз гаебен таный”, дип сөйли Илдархан абый.

“Татарстан полициясенә ышаныч юк”

Айратның адвокаты егетне җәберләгән полиция хезмәткәрләренә каршы җинаять эше ачуга ирешә. Алар – барлыгы биш кеше.

Полиция хезмәткәрләренә карата мәхкәмә утырышы 4 мартта ук булырга тиеш иде. Ләкин аларның берсе дә мәхкәмәгә килмәде.

Икенче утырыш 20 мартта булды. Гаепләнүчеләрнең икесе генә килү сәбәпле, утырыш янә булмады. Чираттагы утырышны 2 апрельгә билгеләп куйганнар.

“Без улымны җәберләгән полиция хезмәткәрләрен тикшерүне таләп итеп тикшерүче Альберт Мостафинга гариза язган идек. Ләкин безгә икенче көнне үк аңардан җавап хаты килде: имеш, бар да тәртиптә. Хәзер инде аңа да мәхкәмә була. Утырыш 30 мартка билгеләнгән”, ди Илдархан Дәүлиев.

21 мартта Казанга Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин килде. Ирле-хатынлы Илдархан һәм Тәслимә Дәүлиевлар аның белән турыдан-туры аралаша алды.

“Александр Иванович: “Казандагы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп карадыгызмы соң?” дип сорагач, иптәшем Тәслимә: “Татарстандагы полициягә ышаныч та, алардан файда да юк”, дип җавап кайтарды. Бастрыкин безнең эшне шәхси контрольгә алам диде”, ди Илдархан абый.

22 апрельдә Илдархан Дәүлиевның туган көне. “Бераз гына булса да, өметебез артты. Бәлки, үземнең туган көнемә булса да, газиз баламны шул мәхшәрдән коткара алырмын”, ди ул.
XS
SM
MD
LG