Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда оппозициянең протест җыены узды


Петербур үзәгендә оппозициянең хакимият белән килештерелгән “Гадел сайлаулар өчен” исемле ураv йөреше узды.

Азатлык радиосы хәбәрчесе әйтүенчә, урам йөрешеннән соң митингта чыгышлар булган. Эчке эшләр министрлыгы митингта бер меңләп кеше катнашты дип белдерә. Оештыручылар исә катнашучылар күбрәк иде ди.

Урам йөрешендә катнашучылар арасында “Ватандашлык җаваплылыгы”, “Теләктәшлек”, “Башка Русия” хәрәкәтләре һәм “Яблоко” фиркасе вәкилләре дә бар иде.
XS
SM
MD
LG