Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия оппозициясе "Миллионнар маршын" әзерләүгә керешә


Русия оппозициясе бүгеннән “Миллионнар маршы” исемле зур протест чараларына әзерлек башлый.

Күп кеше катнашында митинглар президент итеп сайланган Владимир Путинның инаугурациясе көне алдыннан узачак.

Бүген бу турыда оппозициянең Новопушкинское паркында матбугат очрашуы рәвешендә узган чарасында игълан ителде.

Чарада “Сул фронт” хәрәкәте координаторы Сергей Удальцов, рәсми теркәлмәгән ПАРНАС фиркасе рәистәше Борис Немцов чыгыш ясады.

Удальцов әйтүенчә, яңа протест чараларында да элеккеләрендә яңгыраган вакытыннан алда парламент һәм президент сайлаулары үткәрү таләпләре куелачак. Удальцов бу чаралар канун кысаларында узарга тиеш диде.

Немцов оппозициянең алга таба ничек хәрәкәт итәргә тиешлеген билгеләү өчен 15 апрельдән конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр атнасы башланачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG