Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО башлыгы Пхеньянны канатлы ракета очырмаска чакыра


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Төньяк Кореяны канатлы ракета очыру ниятеннән баш тартырга чакырды.

БМО башлыгы моны Сеулда Көньяк Корея президенты Ли Мён Бак белән очрашуда белдерде.

Күптән түгел Пхеньян апрель аенда ерак арага оча торган ракета белән галәмгә ясалма иярчен чыгарырга ниятләвен белдергән иде.

АКШ һәм Төньяк Корея Пхеньян атом чукмарын кирәкле урында илтердәй ракета сынарга тели дип борчыла.

Пан Сеулга дүшәмбе көнне ачылачак “Атом иминлеге саммитында” катнашу өчен килде. Бу чарага 50-дән артык илнең җитәкчеләре җыела.
XS
SM
MD
LG