Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кофи Аннан Сүрия турында сөйләшү өчен Мәскәү һәм Пекиңгә килә


БМО һәм Гарәп лигасының Сүриягә махсус вәкиле Кофи Аннан Сүрия низагын чишү турында сөйләшү өчен Мәскәү һәм Пекиңга килә.

Русия президенты Дмитрий Медведевның матбугат хезмәте белдерүенчә, Медведев Аннан белән Мәскәүдә дүшәмбе көнне очрашачак.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы Аннаның Пекиңдә сишәмбе һәм чәршәмбе булачагын белдерде.

Кичә Русия тышкы эшләр министрлыгы Аннанның Мәскәүдәге очрашулары Сүриядәге эчке низагны тыныч юл белән чишү мөмкинлекләрен анализлауга багышланачак” диде.
XS
SM
MD
LG