Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат АКШны террорга каршы көрәш дип агрессия сәясәте алып баруда гаепли


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат АКШның Әфганстандагы сәясәтен төбәктәге күп кенә проблемаларның чыганагы дип саный.

Бүген Таҗикстан башкаласы Дүшәмбедә халыкара конференциядә чыгыш ясап Әхмәдиниҗат АКШ террорга каршы сугышны төбәктә үз тәэсирен арттыру өчен куллана диде.

АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесе Роберт Блейк җитәкчелегендәге америка вәкилләре бу чыгыш вакытында залдан чыгып китте.

Конференция Әфганстандагы проблемнарны чишү һәм аның икътисадын торгызу эшендә халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга багышланган иде.
XS
SM
MD
LG