Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Русия белән атом коралларын тагын да киметергә тели


АКШ президенты Барак Обама Русия белән атом коралларын тагын да киметергә теләвен белдерде һәм Иран белән Төньяк Кореяны халыкара җәмәгатьчелек атом кораллары таралуга түзеп тормаячак дип кисәтте.

Обама боларны бүген Көньяк Кореяда илледән артык илнең җитәкчеләре катнашында атом иминлегенә багышланган ике көнлек саммитта әйтте.

Американ президенты 2010 елда атом коралларын шактый киметү турында мөһим килешүгә ирешкән АКШ белән Русия аларны тагын да киметә алыр дип өметләнүен белдерде.

Обама Русия президенты итеп сайланган Владимир Путин белән май аенда очрашканда бу мәсьәләне күтәрәчәген белдерде.

Ул шулай ук Төньяк Кореяны атом програмыннан баш тартырга чакырды һәм яңа чикләүләр кертү мөмкинлеге белән кисәтте.

Обама, Иран атом програмы мәсьәләсенә дипломатик чишелеш табу өчен вакыт аз калып бара диде.
XS
SM
MD
LG